Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Азатлык журналисты Алсу Кормашны сәяси тоткын дип таныды


Алсу Кормашева эшендә "сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Аны ирегеннән мәхрүм итү өчен төрле ысуллар эзләгәннәре күренә, дип саный хокук яклаучылар.

Бүген, 30 ноябрь көнне "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

"Кормашеваны журналистик эшчәнлек белән шөгыльләнгәне өчен эзәрлеклиләр", диелә "Мемориал" аңлатуында.

— Без Русия Җинаять Кодексының 330.1 маддәсенең 3 өлеше нигезендә эзәрлекләүне канунсыз дип саныйбыз. Бу маддәне дә, гомумән, "ят агентлык" төшенчәсен дә, шул исәптән "хәрби-техник мәгълүматны туплау" белән аның бәйләнешен дә кануни түгел дип саныйбыз, — дип белдерде "Idel. Реалии"га "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты җитәкчесе Сергей Давидис.

Аның сүзләренчә, Алсу Кормашева эшендә "төгәл сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Бу эзәрлекләүнең ничек башкарылуында чагыла, ди ул.

— Башта тоткарлау һәм икенче ватандашлыкны хәбәр итмәүгә бәйле хөкем карары, һәм шуннан соң гына — озак уйлаулар һәм сәбәпләр эзләүдән соң — бу яңа маддә нигезендә эзәрлекләү. Бу — мондый төрдәге беренче җинаять эше һәм кулга алу очрагы. Ясалмалык күренә. Хәтта бу кануни булмаган маддәне озак уйлаганнан соң гына кулланганнар булып чыга. Алсу Кормашеваны ирегеннән мәхрүм итү өчен нәрсәне кулланып булуын уйлаганнар, — дип аңлатты хокук яклаучы.

Сергей Давидис бу норманың канунсыз булуын әйтә, чөнки мәгълүмат тапшырмаган өчен түгел, канунлы эшчәнлек алып барган өчен җәза бирелә.

— Мәгълүмат җыю турында сүз бара, әмма бу дәүләт сере түгел. Аны җыю тыелмаган. ФСБ карарында бу төр мәгълүмат бик киң аңлатыла: аңа иминлек, саклану, хәрби эшчәнлек өлкәләренә бәйле булган бөтен нәрсә карый. Бу – иҗтимагый мөһим мәсьәләләр, алар турында демократик җәмгыятьтә киртәләрсез сөйләшергә ярый һәм шулай тиеш тә. Русиядә җәмгыятьнең демократик булмавы аңлашыла, ләкин без моның белән килешергә һәм моны гадәти күренеш дип санарга тиеш түгел, — ди ул.

Кормашеваның мондый мәгълүматны җыю-җыймавы турында Мемориал проекты белми, ди Давидис. Моңа карамастан, гаепләү фабуласы журналистның кануни эшчәнлегенә киртә тудыруны аңлата, дип саный ул.

— Моннан тыш Русия дәүләте тарафыннан "дустанә булмаган" илләрнең медиалары, оешмалары белән хезмәттәшлек итүдән куркытырга теләвен күрәбез. Русия өчен кызык булган, башка илләрдә җинаять өчен ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләргә алмаштыру өчен тоткын буларак тоту омтылышы да була ала. Шуңа күрә без Алсу Кормашеваны сәяси тоткын дип саныйбыз, — дип аңлатты хокук яклаучы.

"Аның җинаять эше кичекмәстән туктатылырга, Алсу үзе азат ителергә тиеш", диде ул.

Бүгенге көндә "Мемориал"ның сәяси тоткыннар исемлегендә хәзер 622 кеше. 2009 елдан бирле бу исемлектә 1425 кеше булган.

Кичә, 29 ноябрь көнне "Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм тагын 13 халыкара оешма АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкенга мөрәҗәгать итеп, Алсу Кормашеваны кичекмәстән "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакырды. Бу эшнең сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

  • Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кал, мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
  • Утырыштан соң Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин "Утырыш нәтиҗәсе уңаеннан тирән канәгатьсезлек белдерәбез. Алсу гаиләсе белән кавышырга тиеш, аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз", дип белдерде.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG