Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара оешмалар Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра


"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы вәкилләре "Алсуга азатлык!" шигаре белән
"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы вәкилләре "Алсуга азатлык!" шигаре белән

14 халыкара оешма Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра. "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы җитәкчесе "Алсу Кормашева Мәскәүнең журналистикага каршы сугышы корбаны" диде.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук оешмасы, "Журналистикада хатын-кызлар коалициясе", Милли пресс-клуб, "Журналистларны яклау комитеты" һәм тагын 10 оешма АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкенга мөрәҗәгать итеп, Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны кичекмәстән "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакырды.

— Без аңлаганча, Русия ягы Дәүләт департаментын аны тоткарлау турында рәсми рәвештә хәбәр итмәде, ләкин АКШ тиешле адымнарны сузарга тиеш түгел. Эшне [Русия ягы] сузу сәбәпле, Алсуның әлегә кадәр АКШның консуллык ярдәмен ала алмавына тирән борчылу белдерәбез, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатькә имза куйган оешмалар АКШны "канунсыз тоткарланучы" статусын алу өчен таләпләрне үзгәртергә чакыра, бу таләпләр искергән, дип саный алар. Бу үзгәрешләр Дәүләт департаментына журналистның тоткарлануы очрагында моны тиз рәвештә гаделсез дип игълан итәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасының АКШ бүлеге мөдире Клейтон Веймерс сүзләренчә, "Алсу Кормашева Мәскәүнең журналистикага каршы сугышы корбаны һәм АКШ белән геополитик бәхәсләр корбаны" булып тора.

— Кремль аны кичекмәстән азат итәргә һәм урынсыз гаепләрне кире кагарга тиеш. Бу көн җиткәнче, Дәүләт департаменты аны "канунсыз тоткарланган" дип танырга тиеш, — ди Веймерс.

АКШта "канунсыз тоткарланучы" статусы бу эш өчен җаваплылыкны Тоткыннар эшләре махсус илчесенә тапшыра. Бу эшнең сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Бу статус АКШка Алсу Кормашева эшенең Русия хокукый системы аша үтүен көтмәскә, аны азат итү өчен кичекмәстән эш итәргә мөмкинлек бирә.

  • Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кал, мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
  • Утырыштан соң Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин "Утырыш нәтиҗәсе уңаеннан тирән канәгатьсезлек белдерәбез. Алсу гаиләсе белән кавышырга тиеш, аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз", дип белдерде.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG