Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бетсен сугыш". Азатлыкта Украинадагы сугышка каршы чыгучылар белән әңгәмәләр китап булып басылды


Китапның тышлыгы
Китапның тышлыгы

Китап каһарманнары – Идел буе төбәкләрендә яшәүче 40 кеше. Аларның барысы да Украиндагы сугышка каршы протест белдерде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы татар-башкорт редакциясенең "Idel.Реалии" проекты "Бетсен сугыш" ("Нет войне") дип аталган китап чыгарды. Ул Идел буе төбәкләрендә яшәүче 40 кешенең Украинада Русия алып барган сугышка каршы хикәяләреннән тора. Җыентык Азатлык һәм "Idel.Реалии" сайтларында 2022 елның мартыннан август ахырына кадәр чыккан әңгәмәләр нигезендә әзерләнгән. Мәсәлән, анда Фәйрүзә Канәфиева, Илмира Рәхмәтуллина, Наил Заһидуллин хикәяләре бар.

Китап каһарманнары - төрле милләт, дин, һөнәр һәм караш кешеләре. Алар арасында 24 февральгә кадәр "сәясәт белән кызыксынмаучылар" һәм күптән сәясәтләшкән кешеләр дә бар. Кайберләренең Украинада туганнары яши, ә кайберләренең бу илгә бөтенләй бер катышы да юк, ләкин алар да протест белдерә - кемдер ялгыз пикетка чыгып, кемдер социаль челтәрләрдә постлар белән. Барысы да сугышны тукатырга тели.

— Бу кешеләр вазгыятьне кабул итү стадиясеннән ерак. Алар протест белдереп, килешмәүнең актив стадиясендә. Алар үз намусларын тынычландыру өчен көрәшә, чөнки бүгенге хакимиятнең илне шушы хәлгә китереп җиткерүе белән риза түгелләр. Алар шулай ук башкалар күрсен дип тә көрәшә: каршы булучылар үзләрен ялгыз түгеллекләрен аңласын, ә сугышны яклаучылар яки урталыкта калучылар бераз уйлансын өчен. Иң мөһиме, алар курку һәм көчсезлекне җиңү өчен көрәшә. Уңышлы көршә, — диелгән китап керешендә.

Сәясәт белгече Екатерина Шульман үз рецензиясендә "китапны укыганда алган тәэсирләрне бер үк вакытта өметсез дә, өмет бирүче дип тә атарга була", дип язды.

"Бер яктан һәр хикәядә берни эшләмәсәң дә ярамавын, эшләүнең дә мәгънәсе булмавын аңлаган һәм шунлыктан югалып калган кеше тавышы ишетелә... Икенче яктан әлеге кешеләрнең үз тәҗрибәләре турында сөйләү формасы — ирекле, шикләнүче, рефлексиягә бирелүче, үз йомшаклыгын аңлаучы һәм намусы аркасында көчле кеше кеше сөйләме", дип язды Шульман.

"24 февральдән бирле дөнья бер үк төрле сораулар бирә. Ни өчен русияләр сугышка каршы протест белдерми? Ни өчен алар моны хуплый?... Юк, русияләр протест белдерә. Юк, русияләр сугышны хупламый — һәм күпләр бу хакта кычкырып әйтә, моның өчен тоталитар хакимият билгеләгән бәяне түли. Китап тышкы яктан әллә ни күренмәгән шушы бик мөһим әйберне күрсәтә", дип бәяләде Север.Реалии проекты журналисты Светлана Прокопьева.

Китапка кергән әңгәмәләрнең берсе.
Китапка кергән әңгәмәләрнең берсе.

Китапка рецензияләре шулай ук журналистлар Тимур Олевский, Сергей Хазов-Кассиа, Виталий Портников, Елена Фанайлова язды.

Китап Прагада урыс һәм инглиз телләрендә бастырылды. Аларның электрон нөсхәсен күчереп алырга мөмкин: урыс телендәсе монда, ә инглиз телендә - монда.

"Idel.Реалии" — Азат Европа/Азатлык Радиосының татар-башкорт редакциясе проекты. Ул 2016 елдан Идел буендагы яңалыкларны һәм вакыйгаларны яктырта. 2022 елның мартыннан "Idel.Реалии", Азатлык Радиосы кебек үк, Русиядә Баш прокуратура таләбе белән томаланды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG