Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңа кеше булып калу мөһимрәк". Башкортстан укытучысы сугышка каршы көрәшә


Наил Заһидуллин
Наил Заһидуллин

Русиядә ике укытучыга гаскәрне дискредитацияләү турында җинаять эше ачылды. Укучылар яшерен яздырган аудиолар прокуратура кулында, тикшерү бара. Укытучылар хакимият кушканны үтәүчеләр булса да, алар арасында да кыюлар табыла. Бу авыр вазгыятьтә балаларга акны карадан аерырга өйрәтү кирәк, диләр.

Наил Заһидуллин Башкортстанның авыл мәктәбендә физика, информатика укыта. 24 февральдән бирле ул авылында диссидентка әверелгән. Сугышка каршы позициясе өчен аңа "сатлыкҗан", "бишенче колонна" дип язалар, аноним "донос"лар белән интектерәләр. Ул да бу мәсьәләдә күп якын дусларын югалткан. Сәбәбе – фикер каршылыгы. Кешеләр белән аралашу авырлашты, үз фикереңне әйтергә курку чире таралды, басым артканнан арта, ди ул. Мөгаллим сугыш башлану белән Русиянең укытучылары исеменнән оештырылган петицияне дә, "Яблоко" фиркасе язган ачык хатны да имзалаган. Әлегә боларның берсе дә уңай нәтиҗә китермәде, ди ул, әмма ничек кенә булмасын, көрәшемне туктатмыйм, ди педагог.

Азатлык аның белән авылда башка фикердә булу, мәктәптәге укытучылар һәм укучылар белән мөнәсәбәт, басым һәм сугышка каршы көрәш нәрсәгә китерә алуы турында сөйләште.

— Наил әфәнде, Русиянең Украинага сугышының 126нчы көне, кешеләрнең бер өлеше күнекте, кем битараф булды, һаман да шул халәтеннән чыкмады, сугышка каршы булучылар да, аны хуплаучыларның да фикере үзгәрмәде кебек. Сез үзегезне ничек тоясыз, нинди үзгәрешләр кичердегез?

Мин моны һаман чит дәүләткә бәреп керү дип бәялим

— Саный китсәң күп инде ул үзгәрешләр, һәр кешегә кагылды бу хәлләр, әмма аны танырга гына теләмиләр. Карашларым үзгәрмәде, ничек каршы булдым, шулай калдым. Мин моны һаман чит дәүләткә бәреп керү дип бәялим, ике яктан да кешеләрнең һәлак булуы тукталырга тиеш дип әйтәм. Кеше гомере кадерле. Мин шуңа инанганмын, нинди генә сәбәпләр әйтелмәсен, нинди генә максатлар куелмасын кеше кешене үтерергә тиеш түгел. Бу – кешелек кануны. Бу кешене кеше иткән сыйфат. Мин шул хакта бу хәлләр башлангач ук үземнең социаль челтәрләрдә язып чыктым, һаман да язам. Мәктәп җыелышларында аны әйттем, балаларны алдамыйк, без укытучылар аларны акны карадан аерырга өйрәтергә тиеш, мөгаллимнәр үтерүне хуплый алмый, бу табигатебезгә каршы дип сөйләдем һәм сөйлим дә. Кешеләрнең бу хакта яки минем турында ни уйлаганы да, ниләр сөйләгәннәре дә миңа кызык түгел. Хаклы булуымны беләм һәм берничек тә кеше үлемнәрен хуплый алмыйм.

— Ә башкалар ничек уйлый? Сезне хуплаучылар күпме, әллә каршы килүчеләрме? Мәктәптәге хезммәттәшлерегез моны ничек кабул итә?

— Украинадагы хәлләрне аек акыллы кеше хуплый алмый. Каршы ул, әмма дәшми, чөнки курка. Саклану инстинкты. Укытучылар минем позицияне белә. Сүз уңаеннан, үзем эшләгән коллективка рәхмәтлемен, һәр кеше үз фикерендә була ала, кемнең ничек уйлавы – һәркемнең шәхси эше дигән принциптан чыгып эш итәбез. Мин дә Украинадагы хәлләрне хуплаучыларның үз карашы була ала дип аңлап кабул итәм. Кеше бит алданырга мөмкин. Кемдер ихластан ышана. Мәктәп мөдире дә адекват ул яктан. Элегрәк авыррак иде, башка фикер әйтсәм, гел киребеткән дип кабул итәләр иде. Мәктәп бинасында түбә капларга, тәрәзәләр алыштырырга кирәк булды, еллар буена бу мәсьәлә хәл ителмәгән иде. Мин министрлыкларга күп яздым. Шикаять дип кабул итәләр иде, әмма сорамасаң, төртеп күрсәтмәсәң, эш бармый. Шөкер, ремонт ясалды. Каерып алырга кирәклеген башкалар да аңлады. Шуңа мәктәптә миңа караш әйбәт.

Дөрес, кешеләр арасында пычрак атып сөйләшүчеләр дә күп. Басым ясыйлар, мыскыллыйлар. Гомер дустымның беренчедән, "ватник" булуын аңлап күңелем төште, аңлатып карадым, нәтиҗәдә: "Син – сатлыкҗан", "Бишенче колонна", "Дәүләтне җимерүче" дигәнгә җитте. Күңелсез хәл бу, әмма аны пропаганда корбаны дип кабул итәм. Хатыным минем яклы, ул да укытучы, әмма ул хатын-кыз буларак мине якларга тырышып: "Дәшмә, сөйләмә, язма, безгә авырлык китерәсең. Эшсез калсаң, ничек яшәрбез?" ди. Мин аны да аңлыйм, әмма хакыйкать тә кадерле. Хакимият кешеләр арасында курку тарата, кешеләрне курку белән агулый, чөнки өркетелгән халык белән идарә итү җиңел.


— Үз фикерле укытучылар булды ул, әмма алар беренче чиратта укучылары тарафыннан аудиога яздырылып харап булдылар. Аларны прокуратурага чакырттылар, тикшерү уздыралар, балаларга сугышны аңлату гомумән аерым контрольгә алынды. Укытучылардан курыкмасагыз, укучылардан шикләнү бармы?

"Спецоперация" турында дәресләр узды, әмма укучылар кем колакчында музыка тыңлады

— Чынында әллә нинди заманнар җитте. Кайчан да булса абруй казанган укытучылар сүз әйтергә дә курка торган заманны күрермен дип уйламадым. Беркайчан да укучылар үз укытучыларына шикаять язганын күз алдыма да килмәде. Укытучылар авыр хәлдә калды. Аларны хакимият солдатларына әйләндерделәр, икенчедән, алар яманны яхшы дип сөйләргә мәҗбүр. Укучылар, шөкер, дөм надан түгел, алар барысын да белә, аңлый. Укытучылар башкача сөйләргә мәҗбүр икәнен дә аңлап кабул итә. "Спецоперация" турында дәресләр узды, әмма укучылар кем колакчында музыка тыңлады, кем башка эш белән мәшгуль булды. Укучыларда сораулар бар, әмма алар белән сөйләшкәндә игътибарлы булырга кирәк, яздыра алалар. Аралар якын булган балалар бар, алар сораса, аңлатам. Балаларның өлкән буынга гомумән ышаныч югалуы да куркыныч бит. Алар башка фикердә булган кешеләрнең барлыгын күрергә тиеш. Һәркемнең үз фикерендә калу хокукы бар икәнен, фикер өчен кеше кыйналырга тиеш түгел икәнен белеп үссен.

— Сез ничек кыйналасыз? Ялгыз гына, авыл җирендә башка фикердә булып "ала карга" булып яшәү никадәр авыр?

Кешеләрне хакимият үзе котырта

— Ялгыз булу, теләктәшлек күрсәткән кеше булмау күңелне кыра, билгеле. Аноним кешеләр дә "Шушындый укытучылар безнең балаларны укыта бит әле! Хурлык! Ник аның язганына прокуратура, полиция игътибар итми?!" дип шикаять язучылар да бар. Фейклар, дискредитация турында кануннар чыкты бит, хәзер кеше башка кешене бастырыр өчен шул кануннар исеме белән генә сөйләшә. Кешеләрне хакимият үзе котырта. Артык актив булуымны ошатмаучылар бар. Миңа полициядән тикшерүче килде. Укучым инде ул минем. Кайчандыр миндә белем алган егет. "Наил абый, гафу итегез, әмма шикаять килгәч, без тикшерергә тиеш", дип аңлатты. Мин моны тыныч кабул иттем. Сөйләштек, сорауларына җавап бирдем. Була торган хәл, аларны куәт структуралары да тикшерә, басым ясый. "Вконтакте" социаль челтәрләремдә язуларым күп иде, шуны авыр кабул итәләр. Зурга китмәде ул. Соңыннан җинаять ачарлык нигез юк дип әйтелде.


— Аңлавымча, бу да Сезне туктатмаган, Сез каршы язуыгызны дәвам итәсез. Ә кешеләр ничек кабул итә язуларыгызны?

— Ә нинди җинаять кылам соң мин? Әлбәттә, бу яңа кануннар белән башка фикердә булучыларны бер кысаларга кертергә, авызлыкларга тырашалар. Тышаулаган килеш тоту җиңел бит. Мин кануннарны беләм, гаскәрләр турында мәгълүмат бирмим, мин бары тик бу хәлләрне ничек кичерүемне, аңа карата мөнәсәбәтемне белдерәм. Төрле билгеле шәхесләрнең фикерләрен язам.

— Бу нәтиҗәсез дигән фикергә килү очраклары булдымы? Үзегез әйтәсез, дуслар белән аралашмыйсыз, Сезне күзәтеп торалар, мыскыллы сүзләр язалар, ягъни каршылык кына арта кебек. Нәрсәгә кирәк бу Сезгә?

— Мин бу сорауны үземә көн саен бирәм. Нәрсәгә кирәк бу миңа? Ник миңа гына кирәк? Ник башкалар тыныч кына яши бирә, ә мин юк? Минем дә бит бер яктан караганда, барысы да тәртиптә. Украинадагы хәлләр ерак, аның турында сөйләмиләр, сөйләсәләр дә гел "Ура! Без аларның иманнарын кидек!" дип сөйлиләр. Туганнарым исән-сау, анда китүче юк. Мин яшәгән районга әлегә бер генә мәет тә кайтмады. Барысы да тыныч, бакчада эшлә дә кер, табын тулы ризык, телевизор кара да ятып йокла! Ләкин мин моның белән риза түгел, миңа телевизор кирәкми, башка мәгълүматны эзлим, казып чыгарам, томаланган бәйсез медиаларны табып укыйм. Әле бит VPN кулланырга кирәк, аны еш кына томалыйлар, нидер уку өчен газап!

Нигә кирәк? Файдасы бармы? Ә Рылеев, Муравьев, Пестель кебек шәхесләрне хакимияткә каршы чыгарга кем этәргән? Барысы да бар, байлар, зыялылар! Тик сәясәт белән килешмәгәннәр, патша хаксыз дигәнне аңлап фикерләрен әйтергә кыюлык тапкан. Нәтиҗәдә кемдер үлемгә хөкем ителде, кемдер сөргенгә җибәрелде. Юкка булдымы аларның бу көрәшләре? Юк, үзгәрешләр булды бит нәтиҗәдә. Сталин заманында да караны кара дип әйтүчеләргә җиңел булганмы? Әллә Андрей Сахаров курыкмаганмы? Ялгызын Әфганстандагы сугышка да, атом коралын куллануга да каршы чыкканда ул эт итеп сүгелә. Көчле басым астында яши. Совет Берлегендәге диссидентларга рәхәт булганмы? Алар да корбанга барганнар.

Куркак дигән атамадан куркам

Берничек тә үземне алар белән бер рәткә куярга җыенмыйм, алар белән үземне чагыштырам дип уйламагыз. Мин беренче чиратта кеше, ир заты. Миңа кеше булып калу мөһим. Үз-үзем өчен оялудан кая барып бәреләрмен дип уйлыйм. Куркак дигән атамадан куркам. Читтән чебен кебек тәрәзәгә бәреләм дип күренәмдер. Булсын, бу – минем көрәш. Берничә кешенең фикерен үзгәртә алсам, кемнедер Украинага чыгып китүдән саклап кала алсам, тырышлыгым заяга узмаган булып чыгачак. Мине укыйлар ул, әмма кешеләр хәтта килешәм, хуплыйм дип лайк куймый. Әлеге дә баягы курку...


— Сез бернидән дә курыйкмыйсыз дигән фикер кала. Дөресме?

— Нишләп? Куркам. Мин дә кеше бит. Ләкин үземә көн саен "Кем син? Кешеме әллә калтыравык җан иясеме?" дип сорау бирәм. Мине безнең яшәешкә "аноним", "донос", нахакка яла ягу кебек күренешләр кире кайтуы борчый. Дөресрәге куркыта. Без бит Сталин заманнарын иң куркыныч чор дип өйрәндек. Миллионлаган кеше намаз укыганга, бер уч ашлык урлаганга, берничә тел белгәнгә шпион дип гаепләнеп төрмәләргә ябылды, атып үтерелде. Без бит боларны барысын да белә идек, күп гаилә башыннан бу афәт үтте, кешеләр үзара сөйләшергә дә курыкканын белә идек. Күпме әсәрләр язылган, күпме кинофильмнар бар. Тарихта барысы да язылган, теркәлгән, әмма ул укыган китаплар файдасыз булып чыккан дигән нәтиҗә ясыйм. Хәзер нәкъ шул Сталин чорындагы вазгыять, формалары гына бераз үзгәргән. Үзгә фикер әйткән кеше бик җиңел генә "ят агент" дип аталуга ничек килеп җиттек без? Ничек тагын шул ук тарихны кабатлыйбыз соң без? Менә шулар куркыта... Димәк безнең өчен тарих, хаталар, корбаннар чүп, без сабак ала белмәгәнебәз.

— Бу тарихның кабатлануында укытучылар, мәктәп тә гаепле түгелме?

— Барыбыз да гаепле чынында, шул исәптән укытучылар да. Укыту системы шулай корылган, укытучы бары тик автоматик рәвештә белем бирә. Аның балалар белән сөйләшергә, аралашырга вакыты да калмый. Белем бирүдән тыш без бит аларга мәрхәмәтле, кешелекле итеп үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Ничектер укытучы һөнәрендә иҗадилек тә юкка чыгып бара. Мантыйклы уйлау, фикер төрлелеге, тәнкыйди караш, фикерләү, бәхәсләшү дә читкә этәрелде. Имтиханда баланың ничек фикер сөреше дә кызык түгел, баллар гына мөһим. Бар нәрсә дә контрольдә тотылганда, мәктәп читә кала алмый, ул ирекле утрау булып яши алмый.

— Азатлык сугыш башлануның беренче көненнән үк бу вакыйгаларны яктырта һәм Татарстан, Башкортстаннан һәлак булучылар турында мәгълүмат туплый. Бу – авыр эш, чөнки хакимият саннарны яшерә, үлемнәр турында хәбәрләрне Азатлык ике республиканың пабликларыннан, район гәзитләреннән чүпли. Кешеләр югалтулар никадәр масштаблы икәнен белми, аңламый. Идел буендагы республика һәм өлкәләрне алсаң, һәлак булучылар саны белән алда Оренбур өлкәсе, анда һәр икенче үлгән кеше йә татар, йә башкорт, аннары корбаннар саны белән Башкортстан һәм Татарстан килә. Ни өчен корбаннар бу кадәр күп дип уйлыйсыз?

Мәетләр кайтуы туктамый, әмма республикаларда "контрактник"ларны тагын җыялар

— Авырткан сөял бу. Көн саен карыйм ул статистиканы һәм чәчләр үрә тора. Күңел белән кабул итәсе килми, әмма чынбарлык кырыс. Мәетләр кайтуы туктамый, әмма республикаларда "контрактник"ларны тагын күбрәк җыялар, ихтыяриларны акча белән җәлеп итәләр. Никадәр барысы да яхшы, тормышыбыз җитеш дип күрсәтергә тырышмасыннар, Башкортстанда икътисади хәлләр авыр. Башкортстанның кайсы авылын алма, һәр йортта диярлек гаилә башлыгы, уллары йә Себергә китеп эшли, йә Татарстанга төзелешкә китә. Хуҗалыкны хатыннар алып бара. Себергә урнашу да мең бәла, тынышың булмаса, берсе дә алмый сине, кемдер акча төртеп урнаша. Ә никадәр авыр хезмәт Себердә! Салкын, шартлар начар... Шуңа армиягә барам да акча эшлим дип уйлаучылар күп. Хәзер әнә 200 мең сум вәгъдә итәләр! Авыл кешесе өчен ул бик зур акча. Кеше шуңа кызыга. Сәбәбе – хәерчелек. Без барыбыз да фәкыйрь бит чынында. Үз бакчабыз булганга, хуҗалык алып барганга гына тормыш түгәрәк булып күренә. Армия социаль лифтка әйләнүе – фаҗига.

— Наил әфәнде, Украинага каршы сугыш башлаган Русиядән бу хәлләр аркасында 6 миллионнан артык кеше чит илгә китте. Хакимият алып барган сәясәте белән килешмәүчеләр, араларында җинаять эше ачылудан куркучы журналистлар, активистлар да бар. Русиядә аларга карата мөнәсәбәт төрле. Сугышны яклаучылар аларны "сатлыкҗан" дип атый, актив фикер әйтүчеләр дә аларны камчылый, Русиядә сугышка каршы көрәшүчеләр аз калуын тискәре бәяли. Сез нинди карашта?

— Мин берсен дә гаепләмим. Кеше үз тормышын үзе хәл итә. Кемдер курыкып чыгып киткән икән, аңлап була. Кемгәдер җинаять эше яный икән, аның төрмә урынына китүне сайлавын да кабул итәргә кирәк. Һәр кешенең үз сәбәбе, кемдер тыныч имин тормыш эзли. Бу да аның эше. Беркемнең дә аларны гаепләргә хакы юк. Барысы да китте, ялгыз торып калдык дип уйламыйм. Андрей Макаревич белән Борис Гребенщиков китте, ә менә Юрий Шевчук беркая китмәде. Ул үз фикерен әйтте. Якташым белән горурланам. Сәясәтчеләр Лев Шлосберг, Илья Яшин да китмәде. Һәм андый кешеләр күп. Ярый бу интернет бар, үзем кебек уйлаган кешеләрне күрәм, кыю яшьләр барлыгына куанам. Ялгыз түгелмен. Уңай үзгәрешләр булачагына, үлемнәрнең тукталуына өмет итәм.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG