Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан хәрбиенең әнисе: "Улымны күрмәмме дип гел яңалыклар карадым"


Соңгы күрешү. Фотода: Фидәрис Әхмәтов, хатыны, әнисе һәм апасының кызы, гыйнвар 2022
Соңгы күрешү. Фотода: Фидәрис Әхмәтов, хатыны, әнисе һәм апасының кызы, гыйнвар 2022

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан Башкортстанга көн дә диярлек мәетләр кайта. Аларның саны инде 100дән арты. Азатлык Башкортстан һәм Татарстан егетләрен аерым исемлеккә туплап бара. Бу исемлектә Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылыннан 35 яшьлек Фидәрис Әхмәтов та бар. Ул 20 майда, туган көнен бәйрәм итеп нибары биш көн узгач атышка эләгеп Донецки өлкәсенең Белогоровка авылында һәлак булган. Азатлык мәрхүмнең әнисе – Зәһинә Әхмәтова белән сөйләште. "Улым үләсен сизенгәндер, сугышта вакытта хатынына шалтыратып, әманәтемне онытма дип, үзен кайда җирләргә кушып калдырган", дип сөйләде ул.

Зәһинә Әхмәтова улын соңгы мәртәбә быел гыйнвар башында, үзенең туган көнен уздырган чакта күргән.

Анда озак булмыйбыз, май ахырында өйгә кайтам, дигән иде улым

— Минем ике балам бар, олы улым — Фидәрис, аннан яшь ярымга гына кечерәк сеңлесе бар. Улым 2009 елдан бирле килешү нигезендә хезмәт итә торган хәрби иде. 3 гыйнварда 58 яшемне уздырдым, гаиләсе белән ул да кайтты. "Без Беларуска хәрби күнегүләргә китәбез. Анда озак булмыйбыз, кайтабыз да, Чечняга эш сәфәренә җибәрәчәкләр. Май ахырында өйгә кайтам" дигән иде улым, дип сөйли ана.

Фидәрис Әхмәтовның сүзләре тормышка ашкан, әмма якыннары белән исән килеш күрешү язмаган: 27 майда Уфага очкыч белән аның җәсәден алып кайтканнар.

Зәһинә ханым улы турында "тырыш иде" дип сөйли. Мәктәпне тәмамлагач бирелгән аттестатын күрсәтә — анда бер өчле билгесе дә юк, дүртлеләр дә бармак белән генә санарлык. Аннан соң Башкорт дәүләт аграр университетында зооинженер белгечлеге алуы турында дипломын күрсәтә, Фидәрис умартачылык белгечлеген үзләштергән булган.

Фидәрис Әхмәтов әтисе һәм әнисе белән
Фидәрис Әхмәтов әтисе һәм әнисе белән

— Без теләгәнгә генә бу белгечлеккә китте ул. Югыйсә, тугызынчы сыйныфта укыганда ук хәрби буласым килә, дия башлаган иде. Аның ул вакытта буе кыска иде, "Мәктәпне бетер әле, аннан соң карарбыз", дидем. Мин аны хәрби булыр дип уйламаган да идем. Ә ул 2009 елда университетны бетереп, дипломын кайтарып кына бирде дә, "мин гаскәргә китәм", диде. Мәҗбүри хәрби хезмәткә киткәч, беренче елны ук безгә әйтми генә өч елга хәрби килешү төзегән. 2012 елда биш елга төзеде, 2017 елда — өч елга, иң соңгысын 2020 елда төзегән иде, анысы ун еллык булган. "Әни, тагын кая барыйм инде, шушында эшләп өйрәнгән ич инде мин" дигән иде. Аның әтисе дә милициядә эшләп пенсиягә чыккан иде, әтисенең милиция киемендә йөрүен күреп тә кызыккан булгандыр бәлки, - дип сөйли ана.

Фидәрис Сембер шәһәрендәге 31нче гвардия-десант штурм бригадасының күзәтчелек батальонында хезмәт иткән. Шушы ук хәрби бүлекчәдә психолог булып аның хатыны да эшли. Хатыны Марина белән Фидәрис Сембердәге кафеда танышып, 2012 елда өйләнешкән булган. Быел 1 июнь көнне аларның никахына 10 ел тулган, әмма кызганыч, бу бәйрәм белән ир хатынын котлый алмаган инде. Хәзер алты яшьлек уллары Тимур да ятим калган. Ул әле дә әтисенең сугышта һәлак булуын аңламый, дип сөйли Зәһинә Әхмәтова.


"Улым хәрби булса да, дөньялар чагыштырмача тыныч торгач, бик борчылмадым, кем белсен мондый сугыш чыгачагын", дип сөйли ана.

— Фидәрис моңа кадәр кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан иде инде. Кыргызстанда, берничә мәртәбә Казакъстанда, Таҗикстанда булды. Сүриядә дә булды ул, анда бер ай булып кайтты. "Корабтан төшмәдек тә без" диде, алар диңгездә генә булганнар. Ел саен Чечняга эш сәфәренә җибәрәләр иде, Беларуска хәрби күнегүләргә киткәндә дә "озак тормабыз, Чечняга барасы була" дип киткән иде. Аларга бәлки сугышка җибәрәселәрен әйтмәгән булганнардыр, әллә мине борчымас өчен әйтмәде микән? Әмма Беларустан туры Украинага кереп киттеләр, бүтән күрешә алмадык.

Фидәрис Әхмәтов әнисе белән
Фидәрис Әхмәтов әнисе белән

Зәһинә Әхмәтова 24 февраль иртәсендә Русиянең Украинага бәреп керүен бары тик шушы көнне кичке якта гына белгән. "Ул көнне оныгымның туган көне иде, бәйрәм мәшәкатьләре белән йөреп, сугыш башланганын белми дә калдык, кич кенә ишеттек. 23 февральдә улыма шалтыраткан идем, әмма шалтыратулар да, Whatsapp-тан язган хәбәрләрем дә бармады. Ә сугыш башланганчы соңгы мәртәбә аның белән 14 февральдә сөйләшкән идек, ул аны-моны әйтмәгән иде. Шалтыратышулар еш булды дия алмыйм. Күбрәк үзенең шалтыратуын көттек. Сугыш башлангач, күбрәк кеше телефоныннан элемтәгә чыкты, үз телефонын Украинага кергәнче алып калганнар. Улым белән бик сөйләшеп булмагач, иртән торуга телевизорны кабыза идем. Сугыш кырыннан яңалыкларны күрсәтеп торалар бит, улымны да күрсәтмәсләр микән, битен күреп калмаммы, дип, телевизордан карап утырдым. Сөйләшкән чакта аннан берничә мәртәбә "Сез кайда соң?" дип сораштырганым булды, тик ул әйтми иде. Апрельдә Whatsapp-тан кыр чәчәкләре төшереп җибәрде дә, "менә монда без әни", дип кенә әйтте, сугышны бик сөйләми иде.Безнең күрше авылга гына бер егетне кайтарып җирләделәр. Бик борчылдым. Бер шалтыратуында үзенә дә әйттем, "исән-сау йөри күр", дидем. "И әни, монда "пачкалап" кына үләләр бит, нык күп үләләр", диде.

Украина ягында 45 көн булганнан соң, апрельдә Русиягә чыгып торган иде алар. Гел шалтыратып торды, хатынына да, безгә дә. Бер шалтыратуында икәүләп еладык, башта мин елый башладым да, "Елама инде әни, мине дә елатасың бит", диде. Күпмедер вакыттан соң, кабат Украинага керделәр. Соңгы мәртәбә 15 майда шалтыраткан иде", ди ана.

Ул көнне Фидәрискә 35 яшь тулган. Украинадагы сугышта булуына карамастан, ул якыннарына видеодан шалтыраткан.

Шушы сөйләшүдән соң биш көн узгач, Белогоровка авылында һәлак булды

— Кырынган, ябыккан. "Уф, балакаем, ябыккансың бит!", дим. "Әни, яшәргәнсең диген" дип шаяртты. Ул чакта да кайда булуларын сораштырдым. "Луһанскида" гына диде. Беренче мәртәбә әйтте кайда булуын. Шушы сөйләшүдән соң биш көн узгач, 20 майда Донецки өлкәсенең Белогоровка авылында һәлак булды, дип сөйли ана.

Русия башлаган сугышта улы һәлак булган көнне ана беренче мәртәбә телевизордан яңалыкларны карарга җитешмәгән. Эшләре белән Нефтекама шәһәрендә йөреп кайткач, иртә йокларга яткан.

Фидәрис Әхмәтов
Фидәрис Әхмәтов

— 21 майда иртүк сикереп тордым да, беренче эш итеп телевизорны кабыздым. "Десантчылар атышка эләкте", дип сөйләделәр. "И, бәбекәем, сез генә эләккәнсездер инде", дип уйлап куйган идем, шулар эләккән булып чыкты да. Әмма Фидәриснең үлүе турында хәбәр килмәгән иде әле. Ул көнне үземне начар хис иттем, бик башым авыртты, нигәдер борчылдым. Улымның һәлак булуын башта киленебезгә хәбәр иткәннәр, ул исә кызыма шалтраткан. "Әнигә үзегез әйтегез инде", дигән. Кызым иремнең эш урынына барган – ирем хастаханәдә сакчы булып эшли. Шуннан бергәләп кайтып керделәр. "Ник кайттың, нәрсә булды?", дим иремә. "Абый...", диде дә кызым, аның шул сүзен ишетүгә барысын да аңладым да инде.

27 майда улымның табуты кайтты. Очкыч белән Уфага кайтардылар. Бу очкычта җәсәдләр күп булган, дип сөйләделәр: Казанга да, Свердлауга да кайткан мәетләр. Цинк табутның тәрәзәсе бар иде, шуның аша улымны күрә алдым, әмма табутны ачтырмадылар. Танырлык иде, күзе кырында, авызы читендә ярасы бар иде. Аның башта аягы яраланган булган, яралыларны һоспитальгә алып чыккан вакытта тагын бер мәртәбә атышка эләккәннәр, шуннан соң үлгән дә.

Фидәрисне 28 майда җирләдек, бу чарага Башкортстан премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, йөзләгән кеше килде. Аны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр, дип сөйли Зәһинә Әхмәтова.

Фидәрис үзенең үлемен сизенгәндер дип фаразлый ана. Бер сөйләшүендә ул хатынына "Үтенечемне хәтерлисеңме, мине Чургылдыда җирләсеннәр", дигән булган. Чургылды – Башкортстанның Тәтешле районындагы авыл. Мәрхүмнең балачагы бу авылда үткән, ул әби-бабае янына монда еш кайта торган булган. "Кич чыгар өчен дә качып кайтып китә иде", дип сөйли хәрбинең әнисе.

Улының вафатыннан соң Зәһинә ханым тормышының нык үзгәрүен әйтә. Хәзер ул телевизорны бөтенләй карый алмый, аеруча сугыш турындагы яңалыкларны. Күптән түгел Фидәриснең гаиләсе янына Сембергә барып кайткан, ятим калган оныгы Тимур белән вакыт уздырган.

Фидәрис Әхмәтов
Фидәрис Әхмәтов

— Паркка йөрергә чыктык. Аргандыр, күрәсең, "Эх, әти эш сәфәрендә булмаса, хәзер тиз генә машинада килеп алыр иде безне", ди. Әтисенең үлүен аңламый. Әтисе оныгым өчен үрнәк булды. Ул да хәзердән үк, "мин үскәч хәрби булам!", ди, аңа уенчыкларның да хәрбие кирәк, киемнәрнең дә. Әмма хәзер йөрәк алынып калды инде, оныгымның хәрби булуын һич теләмим. Киленгә дә авыр, мин килгән көнне дә хәрби бүлекчәләрендәге ике кешене җирләгәннәр, "Безнең бүлекчәдән кеше дә калмый бугай инде", диде килен, дип сөйли Зәһинә Әхмәтова.

Украинадагы сугышта һәлак булучыларга Русия саклану министрлыгы миллионнарча сум компенсанция вәгъдә итә. Фидәриснең әнисенә һәм әтисенә әлегә 500әр мең бирелгән. Ә улы һәм хатыны берешәр миллион сум алган. Бу акчалар тиз арада күчерелгән.

Русиянең Украинадагы сугышында улы һәлак булса да, Зәһинә ханым бер якны да гаепләмәде. "Тизрәк сугыш бетсен инде" дигән теләген генә җиткерде.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Әлеге сугышта Идел буенда иң күп үлүчеләр - Башкортстаннан. Сугыштан Башкортстанга көн дә диярлек мәетләр кайта. Аларның саны инде 100гә җитте. Бу Азатлык төрле рәсми чыганаклардан белә алган саннар гына.
  • Үлүчеләр республиканың һәрбер районында һәм шәһәрендә бар диярлек. Мәсәлән, Учалы районыннан тугыз кешенең үлеме расланган. Уфа һәм Уфа районыннан - 10, Салават һәм Салават районыннан – алты, Бөрҗән районыннан - биш, Кушнаренко, Белорет, Әбҗәлил, Дүртөйле районнарыннан - дүртәр кеше Украинадагы сугышта һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG