Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа активисты: "Украинадагы хәлләр турында дәшмәү кешеләрне үтерә"


Илмира Рәхмәтуллина

Уфадан 30 яшьлек хореограф Илмира Рәхмәтуллина Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышка каршы пикетларга чыга. Әлегә кадәр аны административ җаваплылыкка тартмадылар. Ул "дәшми калу кешеләрне үтерә" дип саный.

Беренче пикетына Илмира Рәхмәтуллина 6 мартта сеңлесе белән чыга: кызларны тоткарлыйлар, ләкин ул вакытта аларга кисәтү генә ясыйлар. 20 майда активист зәңгәр һәм сары төсле плакатка "Көч нидә? Көч – дөреслектә" дигән шигар күтәреп чыга һәм тоткарлана. Полициядә өч сәгать дәвамында мыскыл итүләр һәм куркытуларга дучар булуын сөйли, нәтиҗәдә аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга туры килә. 28 июньдә Рәхматуллина янә полициягә китерелә. Бу юлы "Тоталитар режим булмасын!" дигән плакат тотып тора. Шулай да аны административ беркетмә төземи генә җибәрәләр. 19 июльдә оппозиция сәясәтчесе Илья Яшинга (аңа Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды) теләктәшлек белдереп чыкканнан соң тоткарлана.

Илмира Рәхмәтуллина
Илмира Рәхмәтуллина

— 19 июльдә аны тоткарлаучы полиция хезмәткрләре берничә процессуаль хата җибәрде, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"га Рәхмәтуллинаны яклаучы адвокат Айдар Хызыров. — "Сез хаталы административ эш ачмакчы буласызмы? дип сорадым һәм аны шунда ук җибәрергә киңәш иттем. Гадәттәгечә, начальниклары белән сөйләшә башладылар, ләкин нәтиҗәдә барыбер җибәрделәр. Рәхмәтуллина пикетка кануни нигездә чыкты, аның плакатындагы язулар Русия кораллы көчләрен дискердитацияләми иде. Хәер, куәт оешмалары вәкилләре хәзер бөтен теманы да шушы маддәгә китерергә тырыша. Бу очракта алай эшләмәделәр", диде адовкат.

19 июльдәге тоткарлануын искә алып, Рәхмәтуллина полиция вәкилләре "башта Илья Яшинның кем икәнен белми иде", ди:

— Аның кем икәнлеген интернеттан карадылар, Яшинның сугышка каршы фикерләре өчен эзәрлекләнүен күрделәр. "Сез нәрсә, Яшин позициясен хуплыйсызмыни? дип сорадылар. Мин "әйе" дидем. Полициягә бу җитә калды, "админисратив хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсенә туры килә диделәр.

Проблемнар болай хәл ителергә тиеш түгел

Илмира Рәхмәтуллина эзәрлекләүләргә кармастан, үзенең сугышка каршы пикетларга чыгуын дәвам итү сәбәпләрен сөйли.

Менә ниләргә китерде бу Путин, аның хакимияттә озак утыруы, үзен император дип хис итүе

— 24 февраль алдыннан без сеңлем Арита белән журналист Илья Варламов каналында Украина басып керү ихтималы турында видео карадык. Андагы экспертлар бу фантастика дигән нәтиҗәгә килде. 24 февральгә каршы төндә сеңлем белән никтер йоклый алмадык, көчле борчу бар иде, йокы килмәде. Шуңа күрә сугыш турында шунда ук белдек. Әлбәттә, шок кичердек. Менә ниләргә китерде бу Путин, хакимияттә аның озак утыруы, үзен император дип хис итүе. Һәм күпчелек русияләрнең дәшми торуы. Әлеге вакыттан соң инде биш ай узды, ләкин минем бу сугышка мөнәсәбәтем үзгәрмәде – мин аңа кискен каршы. Сивил дөньяда проблемнар болай хәл ителергә тиеш түгел. Алар диалог ярдәмендә чишелергә тиеш, ләкин безнең хаким сөйләшә белми.

Илмира Рәхмәтуллина
Илмира Рәхмәтуллина

Шунда ук мин пикетларга чыга башладым. Башта сеңлем белән чыга идек, ул да минем фикердәш. 6 мартта безне "Башкортостан" кунакханәсе янында тоткарладылар. Ул көнне Уфада дистәләгән кеше тоткарланды. Тагын бер тапкыр чыксагыз, төркем белән ясалган җинаять дип язачакбыз дип кисәттеләр. Әлеге хәлдән соң акцияләргә мин генә чыгачакмын, тоталитар режим кысаларында нинди мөмкинлекләр калган, шуны кулланам дип килештек.

Аннан соң инде пикетларга берничә тапкыр чыктым. Әлбәттә, куркыта, ләкин мин хак эш өчен чыгуымны аңлыйм, алдагы көннәрдә дә чыгачакмын. Бәлки, тагын кемдер үз фикерен үзгәртер, битарафлыктан китәр. Ә моның өчен үз позицияңне башкаларга күрсәтергә кирәк. "Берни дә эшләп булмый инде" дип кулларын кушырып утырмасыннар өчен. Ә иң мөһиме, Украинада барган вакыйгалар һәм үзләренең көчсезлеге гадәтигә әйләнмәсен өчен. Мондый әйберләр гадәтигә әйләнергә тиеш түгел, чөнки бу халәт һәм Укринадагы хәлләр турында дәшмәү туры мәгънәдә дә, күчермә мәгънәдә дә кешеләрне үтерә.

Бу гамәлләрем юкка түгел икәнен күрәм

— Дөрес, сугышның беренче этабы белән чагыштырганда, Русиядә кешеләр сугышка каршы протестларга хәзер әзрәк чыга. Алар үзләрен эзәрлекләүдән, гаиләләре өчен курка... Минем әлегә ирем дә, балаларым да юк, бәлки, шуңа да мин кыюрактыр. Башкаларны куркулары өчен гаепләмим, ләкин дәшмәү дә ярамый дип саныйм.

Кешеләр белән сөйләшергә, аларга үз позицияңне җиткерерә кирәклегенә инанам

Бу пикетларымның юкка түгел икәнен күрәм. Узып баручылар миңа теләктәшлеген күрсәтә: кемдер баш бармагын күтәрә, кемдер бармаклары белән йөрәк ясый, кемдер пикетның темасы белән кызыксына. Кешеләр белән сөйләшергә, аларга үз позицияңне җиткерерә кирәклегенә инанам – аларның да фикерләре үзгәрергә мөмкин.

Мәсәлән, мин күп кешеләр белән аралашам – алар төрле яшьтә, төрле эштә. Һәм күпчелеге Украинадагы сугышны якламый. Агрессия яклылар да бар иде. Мин аларга бу сугышның гаделсезлеген аңлатырга тырыштым, ләкин пропаганда сеңгән күпчелеккә үземнекен җиткерә алмадым. Бу кешеләрдән читләштем. Шулай да кайберләренең фикерләрен үзгәртүгә ирештем.

Ә инде хакимиятнең әлеге гамәлләрен яклаучыларның фикерләрен илдәге вакыйгалар барыбер үзгәртер дип уйлыйм. Илдән дөнья йөз чөерә, санкцияләр баса, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе төшә. Әлбәттә, бу сизелә башлаганчы вакыт узачак. Әле алар "без инде күпне күрдек, 1990нчы еллар кризисын да, 2008 елны да, моны да уздырып җибәрербез" дигән була.

Илмира Рәхмәтуллина
Илмира Рәхмәтуллина

"Илдән китәргә җыенмыйм"

— Санкцияләр безгә дә, минем гаиләмә дә, даирәмә дә кагылды. Бу бәяләр арту да, чит ил тауарлары һәм хезмәтләре өчен түләү мөмкинлеге бетү дә. Ә яшь буын яхшы ризыкка, киемгә, гомумән, уңайлы тормышка күнеккән. Ләкин мин бу чикләүләргә түзәргә әзер, Украинада барган вакыйгалар белән чагыштырганда, бу чүп кенә. Ә анда Русия диктаторы яшәү хокукын ала, кешеләр бомба һәм ракетлар астында һәләк була.

Илдән китәргә җыенмыйм. Русияне яратам, ил барыбер яхшы якка үзгәрер – хакимият алышыныр, демокартия килер, кешеләрнең сүз әйтү хокукы барлыкка килер дигән өмет белән биредә калырга һәм эшләргә телим.

Һәм мин үземнең, бәлки, тыйнак кына тырышлыкларым белән бу көннәр килүен тизәйтергә телим. Танылган оппозиционерлар, режимга каршы көрәшүче башка каһарманнар янында мин кырмыска кебек кенә күренсәм дә, кулымнан килгәнне эшлим, намусым чиста.

Әлбәттә, мин Русия киләчәктә нинди булыр дип еш уйланам. Начар уйлыйсы килми, 50 елдан Иран яки Куба кебек ил булуын теләмәс идем. Очкычлар очудан туктавын, техник базаның деградациясе аркасында транспортта, заводларда казалар булуын да теләмим. Инфраструктураның җимерелүе сәбәпле кешеләрнең ачка интегүләрен, салкында туңуларын, дарулар һәм заманча медицина җиһазлары булмаудан үлүләрен дә теләмәс идем.

Барысы да яхшы якка үзгәрер дип уйлыйсы килә. Ни генә дисәк дә, Русия бай ил, иң мөһиме, хакимият нормаль кешеләр кулына эләксен. 15-20 елдан соң булса да, Русия бу чокырдан чыгар һәм кешелек сыйфатларына нигезләнгән ил торызылыр. Мине әти-әни шулай тәрбияләде: илдә алыштыргысыз хакимият булмаска, оппозиция эшләргә, гадел сайлаулар оештырылырга, демократия булырга тиеш дигән аңлау сеңдерде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG