Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Тоталитар режим булмасын" дигән плакат белән ялгыз пикетка чыккан активистны тоткарлаганнар


Илмира Рәхмәтуллина май аендагы пикетта
Илмира Рәхмәтуллина май аендагы пикетта

30 яшьлек Илмира Рәхмәтуллина май аенда "Көч нәрсәдә? Көч дөреслектә" дигән, Украина байрагы төсләрендәге зәңгәр-сары язулы плакат тотып торган иде, аны ул вакытта да тоткарладылар.

Уфаның "Гостиный двор" сәүдә үзәге янына "Тоталитар режим булмасын!" дигән плакат тотып чыккан Илмира Рәхмәтуллинаны полиция тоткарлаган. Бу хакта "ОВД-Инфо"га активистның апасы сөйләгән.

Полиция хезмәткәрләре кызны 9нчы полиция бүлекчәсенә алып киткән, соңрак җибәргәннәр. Рәхмәтуллинага беркетмә төзегәннәрме – монысы әлегә хәбәр ителми.

Май аенда активист "Көч нәрсәдә? Көч дөреслектә" дигән Украина байрагы төсләрендәге зәңгәр-сары язулы плакат белән Гафури паркына чыккан иде. Полиция тоткарлаганнан соң нәрсәләр булуы турында "Idel.Реалии" язды. Ул басмага полиция бүлекчәсендә өч сәгать дәвамында үзен мыскыл итүләрен, куркытуларын сөйләде. Ахырдан кызга "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга мәҗбүр булганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG