Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция сәясәтчесе Илья Яшинны ике айга кулга алдылар


Аңа "сәяси нәфрәт максатыннан" Русия армиясе турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.

Мәскәү мәхкәмәсе оппозиция сәясәтчесе, Красносельский муниципаль бүлгесе депутаты Илья Яшинны Русия армиясе турында "фейклар" тарату эше нигезендә ике айга кулга алу карарын чыгарды. Яшин сак астында кимендә 2022 елның 12 сентябренә кадәр калачак диелә. Мәхкәмә утырышы ябык режимда үтте.

"Фейк"ларны полиция Яшин чыгарган видеода "тапкан". Ул видеода сәясәтче Украинаның Буча шәһәрендә тыныч халыкны үтерүләр турында сөйләде.

12 июль көнне Русия тикшерү комитетының баш идарәсе сәясәтчегә каршы җинаять эшен ачып җибәрде. 12 июль кичендә сәясәтче фатирында тентү узды.

Яшин Русиядә иректә калган танылган оппозиция сәясәтчеләрнең соңгыларыннан иде. Аңа кат-кат илдән китәргә киңәш итсәләр дә, ул "мин үз илемдә калам" дип җавап бирә иде.

Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң Дәүләт думасы Русия армиясе турында "фейклар" тарату турында канун кабул итте. Әлеге канун нигезендә Русия хакимияте сугышка каршы чыгучыларны эзләрлекли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG