Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алсуны тотык итеп тоталар". Русиядә кулга алынган журналист Алсу Кормашеваның ире белән әңгәмә


Алсу Кормашева Казан мәхкәмәсендә, 2024 елның 1 апреле
Алсу Кормашева Казан мәхкәмәсендә, 2024 елның 1 апреле

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваның Русиядә кулга алынуына ярты ел булды. "Настоящее Время" каналы Алсуның ире Павел Буторин белән сөйләште.

18 апрельдә Азатлык радиосы журналисты, Русия һәм АКШ ватандашы Алсу Кормашеваның Русиядә кулга алынуына ярты ел булды. Аны "ят агент" буларак теркәлүдән баш тартуда гаеплиләр; бу гаепләү нигезендә максималь җәза – биш елга иректән мәхрүм итү каралган. Узган елның 12 декабрендә Алсуга "Нет войне" ("Бетсен сугыш") "исемле китап аркасында Русия армиясе турында "фейклар" тарату турында өченче җинаять эше ачылуы билгеле булды. 1 апрельдә Казан мәхкәмәсе аның кулга алыну вакытын кабат озайтты, бу юлы – 5 июньгә кадәр.

Татарстанда нәшер ителүче "Безнең гәҗит" басмасы апрель санында Алсуның хатын бастырып чыгарды. Азатлык укучылары бу хатның эчтәлеге белән алдагы язмада таныша алды. "25 ел буена башкарган эшләрем өчен Дөнья татар конгрессынан Рәхмәт хатлары ала-ала, Татар хатын-кызлары корылтаена Прагадан хөрмәтле кунак буларак чакырыла-чакырыла, балаларга һәм яшүсмерләргә татар телебезне өйрәтә-өйрәтә яшәдем. [...] Бер мизгелдә боларның барысы да җинаятькә әйләнде. Хәзер, Ходаем, хәерле юлларын күрсәтсен дип телим", – дип яза Алсу хатында.

"Настоящее Время" каналы Алсуның ире Павел Буторин белән сөйләште. Ул шушы каналның мөдире булып тора. Павел һәм Алсу ике балалары белән Прагада яшиләр.

— Павел, сез дә, мин дә, барлык хезмәттәшләребез дә Русиядә кеше хокукларының ничек бозулуы турында үз эшебездә көн саен диярлек ишетеп торабыз. Русиянең башка ил ватандашларының хокукларын бозуы турында да беләбез. Бу яңалыкларның һәрберсендә кемнеңдер конкрет язмышы бар. Шушы хәлне үз гаиләңдә кичерү — ничек ул, сөйләгезче?

Һәрвакыт Алсу турында уйлыйм, ул хәзер нәрсә эшли: нинди шконкада утыра, нәрсә белән туклана

— Әйе, хәзер бу безгә турыдан-туры кагылды: Алсуга, миңа, балаларыма. Бу хәлдә яшәү бик авыр. Шулай да, моны аңлап яшәргә, эшләргә туры килә. Миңа Алсу турында уйлаудан туктау авыр, мөмкин түгел диярлек. Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышында булдым. Укытучы кызымның уңышлары турында нәрсәдер сөйли, бу бик кызыклы һәм күңелле. Ләкин минем уйларым каядыр йөзеп китә. Мин һәрвакыт Алсу турында уйлыйм, ул хәзер нәрсә эшли: нинди шконкада утыра, нәрсә белән туклана, Русия хакимияте аны ничек җәфалый. Әлбәттә, бу хәлдә яшәү авыр.

Шулай минутлар, сәгатьләр, атналар үтә, менә инде алты ай минем балаларым әнисез яши. Чынлыкта, алар инде 10 айдан артык әнисез, ләкин шуларның 6 ае ул сак астында, һәм шушы вакыт дәвамында без һәр минут Алсу хәзер нәрсә эшли микән дип уйлыйбыз. Һәм иң мөһиме, балаларым да, мин дә, без Алсуның ни өчен төрмәдә утыруын аңламыйбыз.

Павел Буторин: "Моим детям трудно понять, почему их мама оказалась за решеткой в России"
please wait

No media source currently available

0:00 0:23:12 0:00

— Сезнең белән бергә эшләгәнгә күрә, Алсу белән аралашу мөмкинлекләре бик чикле икәнен беләм. Сез аның белән һәр минутта нәрсә булганын белмисез. Бүгенге көнгә нәрсәләр билгеле? Аны нинди шартларда тоталар, ул үзен ничек хис итә?

— Чыннан да, минем Алсу белән аралашуым бик чикләнгән. Кайвакыт ниндидер өзек-өзек яңалыклар килеп ирешә. Аның дуслары аннан хатлар ала. Мин үзем Русия ватандашы түгел, анда адресым да, банк картасы да юк.

— Димәк, сез Русиянең тоткыннар өчен хатлар системасында теркәлә алмыйсызмы?

Ул идәндәге бәдрәф тишегеннән 70 сантиметр ераклыкта йоклый һәм ашый

— Юк, мин аны куллана алмыйм. Шулай да, аның тотылу шартлары турында ара-тирә ниндидер мәгълүмат килә. Иң мөһиме, 1 апрельдә, хөкемдар аның сак астында тотылу вакытын кабат озайтканда, ниһаять, берничә журналист аңа сораулар бирергә җөръәт итте. Узган елның октябреннән бирле беренче тапкыр аның тавышын ишеттек. Без ишеткәннәр минем өчен дә, балалар өчен дә бик борчулы иде. Без Алсуны ике кешелек бик кечкенә камерада тоталар дип әйтүен ишеттек. Анда йөрергә урын юк. Ашарга өстәл дә юк. Ул идәндәге бәдрәф тишегеннән 70 сантиметр ераклыкта йоклый һәм ашый. Аның сәламәтлеге начарлана. Ул журналистларга минималь медицина ярдәме алуын әйтте.

Болар барысы да бик борчулы. Кабат әйтәм: мин аның ни өчен шундый шартларда булуын аңламыйм. Ни өчен? Алсу моңа лаек түгел. Без аны бик сагынабыз, ул безнең белән, монда, үз гаиләсе белән булырга тиеш, Русиядәге бер кечкенә камерада түгел.

— Сездән Алсу эшенең асылы, аны нәрсәдә гаепләгәннәре һәм моның өчен нинди сәбәпләр барлыгы турында сөйләвегезне сорый аламмы, бу эшнең нечкәлекләрен белмәүчеләр дә бар бит?

— Бу мәсьәләнең тарихын кыскача гына сөйлим. Алсу Русиядә яшәми, 1998 елдан бирле Казанда яшәми. Русиядән ул бик күптән киткән һәм кайвакыт Русиягә үз гаиләсенә барып, авыру әнисенә ярдәм итәр өчен кайтып килә. Узган елның май аенда шулай булды — Алсу Казанга ике атнага дип киткән иде. Казаннан кире килгәндә, очкычка утырырга 15 минут кала аны туктатканнар. Америка паспортын, Русия паспортын, телефонын тартып алганнар. Һәм үзен американ ватандашы дип танытмауда гаепләгәннәр. Аңа штраф янаган. Чынлыкта, бу штраф, бу проблеманы берничә атна эчендә чишеп була иде, ләкин алар бу эшне белә торып сузды. Октябрь аенда гына аңа 100 доллар күләмендә штраф билгеләделәр, ләкин ул бу штрафны түләп тә өлгермәде, битлек кигән кешеләр килеп аның фатир ишеген шакыды.

Алсу Русиядә бу гаепләү нигезендә төрмәдә утыручы бердәнбер кеше

Аны кулга алдылар, алып киттеләр, өстәвенә кимсетелгән хәлдә урам буйлап алып барган видеоны чыгардылар. Шул вакытта аны үзен "ят агент" буларак танытмауда гаепләделәр. Алсу Русиядә бу гаепләү нигезендә төрмәдә утыручы һәм, әлбәттә, Америка ватандашы булган бердәнбер кеше.

Ләкин алар бу вакыт эчендә башка эш әзерләгән. Хәзер аңа "Русия армиясе гамәлләре турында ялган мәгълүмат" тарату турындагы маддә нигезендә гаепләү белдерелде.

"Русия армиясе турында фейклар".

— Миндә Алсу гаепләнгән маддәләрдән тыш, аның эшенең эчтәлеге турында мәгълүмат күп түгел, әмма матбугатта бер кечкенә китап турында сүз барганын күрдем, ул аның редакторы булган.

Хәтта үзе язмаган да.

— Ул бу китапны үзе язмаган. Шуңа күрә, минем карашымча, ул аның авторы була алмый. Русия хакимиятләре фикеренчә, китапта чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат булса да, башта, бәлки, шул турыда бәхәсләшергә кирәктер, ә түгел, имеш, аны Алсу тараткан дип? Минемчә, аны анда бу гаепләүләрдән тыш башка сәбәптән тоталар: ул — АКШ ватандашы, ул —журналист. Һәрхәлдә, 2023 елның маенда Русиягә киткәнче, Азатлык радиосының актив журналисты иде. Минемчә, бу — аның тоткарлануының төп сәбәбе.

Алсу Кормашева Казан мәхкәмәсендә, 2024 елның 1 апреле
Алсу Кормашева Казан мәхкәмәсендә, 2024 елның 1 апреле

— Март аенда Русиядә Wall Street Journal басмасында эшләүче башка американ журналисты Эван Гершкович тоткарлануына бер ел булды. Без аның тарихы турында күп сөйләдек. Кулга алынуның бер еллыгы турында материал әзерләгәндә, аның якын дусларының берсе, журналист Маша Борзунова, аның фикеренчә, Русия хакимияте Эванны тотык итеп алуын яшерми дә диде. Алсу да тотыкмы?

— Мин аны тотык дип саныйм, әйе. Тагын, ассызыклап үтәсем килә: без Русия хакимиятләренең "ят агентлар" исемлегенә өч йөздән артык кешене керткәнен беләбез. Бу кешеләрнең күбесе — безнең хезмәттәшләр. Ләкин Алсу бу исемлектә юк. Бу — тәмам уйдырма эш. Ул Русиядә бу гаепләүләр нигезендә төрмәдә утыручы бердәнбер кеше. Шуңа күрә аны тотык итеп тоталар дигән нәтиҗә ясау мантыйкка туры килә.

— Ничек уйлыйсыз, ул тизрәк өйгә кайтсын өчен нәрсә эшләп була?

— Беренчедән, Алсуның үзенең сүзләрен китерәм, ул аек акылга өметләнүен әйтте. Әйе, бәлки безнең өметебез бераз чикледер. Русиядә мәхкәмә системының гаделлегенә килгәндә, кызганычка каршы, Татарстандагы хөкемдарлар бу мәсьәләдә карар кабул итүнең тулы хокукына ия түгел кебек тоела. Кызганычка каршы, карар анда кабул ителми. Алсу сак астында булган ике американ журналистының берсе булганлыктан, бу карарларның Казанда кабул ителмәве көн кебек ачык.

Минемчә, Алсу проблемын хәл итүнең иң гадел юлы – барлык гаепләүләрне гамәлдән чыгару. Аның җинаятьче түгел икәнен барыбыз да беләбез. Аңа Русиядән китәргә һәм, ниһаять, үз гаиләсенә, балаларына кайтырга рөхсәт бирелергә тиеш. Ул Русиягә шулкадәр нык бәйләнмәгән, ул инде күптән анда яшәми.

Алсу — активист түгел, оппозиция вәкиле дә түгел, ул — журналист, ике бала әнисе

Әйе, кайвакыт матбугатта алмашу ихтималы турында хәбәрләр, мәкаләләр күрәбез. Дөресен генә әйткәндә, безгә балалар белән ничек булса да ярый. Безнең аны күрәсебез генә килә. Мин үзем бернинди яшерен яисә ачык сөйләшүләрдә катнашмыйм. Русия әсирлегендә булган американнарны алмашу турында бернинди сөйләшүләр турында да белмим. Шуңа бу хакта берни дә әйтә алмыйм. Тик шуны әйтәм, Алсу — активист түгел, оппозиция вәкиле дә түгел, гәрчә моның бернинди начарлыгы да юк. Алсу — журналист, ике бала әнисе. Ул беркайчан да Русия хакимиятенә каршы сүз әйтмәде, гәрчә бу да җинаять түгел. Алсу Кремльгә бернинди куркыныч тудырмый, шуңа күрә, миңа калса, бу проблемны чишүнең иң мантыйклы юлы аны иреккә җибәрү булыр иде.

Ни өчен безгә, Алсу гаиләсенә, бу тоткарлану сәер тоела? Чөнки теләсә нинди җинаять "кирәкми иде" дигән формулага туры килергә тиеш. Мәсәлән," урларга кирәкми иде","үтерергә кирәкми иде". Алсуга нәрсә эшләргә кирәкми иде соң, моны балаларга ничек аңлатырга? Әнисе янына кайтырга кирәкми идеме? Балалар өчен бу шәфкатьлелек, ягъни игелек гамәле. Әниләре әбиләренә ярдәмгә итәргә дип кайта һәм бу шәфкатьлелек вакытында аны ниндидер явыз хакимнәр тоткарлыймы? Әгәр Русия хакимиятләрендә ниндидер башка аңлатма бар икән, зинһар, миңа язсыннар иде. Мин балаларга моны ничек аңлатырга белмим.

Мин CNN-да Джек Таппер-га биргән әңгәмәгезне карадым, һәм әлеге әңгәмәдә ул Алсу һәм сезнең бөтен гаиләгез белән булган вакыйгаларны геосәяси маневр дип әйтә. Мин нигездә аның нәрсә әйтәсе килгәнен аңлыйм. Ул Алсуның Русия хакимияте тарафыннан тотык итеп алынуы аның американ журналисты булуына бәйле дип күздә тоткандыр, ләкин шул ук вакытта, сез ассызыклаганча, Алсу бернинди сәяси көч вәкил түгел, ниндидер маневрның өлеше булуы аңа бик авыр.

Мин хәтта геосәяси проблемнар турында сүз дә алып барырга теләмәс идем. Бүген сезнең белән Алсу ире, балаларының әтисе буларак сөйләшәм. Минем аны ниндидер пешка, берәр сәяси уендагы уенчык буларак куллануларын күрәсем килми. Без төшке йә кичке аш вакытында өстәл артында утырганда Алсу турында пешка дип күзаллап сөйләшмибез. Минем аның кыйммәте (бәясе) турында сөйләшәсем дә килми. Безнең өчен Алсуның бәясе бик югары, иң югары. Шуңа күрә, әлбәттә, миңа бу турыда сөйләшү авыр. Эван гаиләсе өчен дә аның бәясе югары. Мин аңлыйм, Эван һәм Алсу очрагында кайбер аермалар бар, ләкин аларны АКШ ватандашлары һәм шулай ук журналистлар булу берләштерә. Журналистика җинаять түгел. Эванга шулай ук тизрәк өенә кайтуын телим.

Бер генә бала да сәяси тотык баласы булырга теләми

Ләкин без CNNда гына түгел, күп басмаларда чыктык. Wall Street Journal басмасында. Аларның Эван белән булган хәлләрен искә алып, Алсу проблемын яктыртулары өчен Wall Street Jouranl басмасына без аеруча рәхмәтле. CBS та безнең гаилә турында бик яхшы репортаж ясады. Әлбәттә, бер генә бала да сәяси тотык кызы булырга теләми. CNNда булуга караганда, яныңда әниең булу яхшырак.

– Хәзер сезгә кемнәр ярдәм итә?

Ярдәм бик күп. Европада ярдәм итүчеләр күп. Freedom House-та, Журналистларны яклау комитеты да. Бик күп оешмалар һәм Европа лидерлары. АКШ Конгрессыннан да ярдәм күп, без моның өчен бик рәхмәтле.

Күптән түгел олы кызыбыз иртән бүлмәдән йөгереп чыкты да телефонын күрсәтә, анда Apple News-тан хәбәр килгән, анда безнең гаилә. Әлбәттә бу сюрреаль. Моның ише данның булмавы яхшырак, ләкин шулай да бу коточкыч хәлләрне яктыртканнары өчен бик рәхмәтлебез. Алсу белән булган хәл бөтен дөньяда беленсен өчен эшлибез.

– "Wrongfully detained", ягъни нахакка тоткарланган дигән термин бар. Сез Алсуга бу статусның бирелүен ни өчен телисез һәм бу нәрсәне аңлата?

– Чыннан да, Дәүләт департаменты әлегә Алсуга нахакка тоткарланган статусы бирмәде. Без аның эше бу критерийларга туры килә дип саныйбыз. Ләкин бу статусның булмавы әле аның эше өстенлекле түгел дигәнне аңлатмый. Дәүләт департаменты әлбәттә безнең яклы, һәм күрсәткән ярдәме өчен без АКШка бик рәхмәтле. Чынлыкта, АКШ хөкүмәте һәм Байден хакимияте Алсуны кулга алуны гаделсез дип саный. Күптән түгел Дәүләт департаментының рәсми вәкиле аның тоткарлануын "Путин режимының көчсезлеге" дип әйтте.

Нахакка тоткарланучы статусы чынлыкта әсирлектә яки тотык итеп алынган американнарны азат итүгә шарт булып тормый. Әйе, бу статус безгә ким дигәндә символик яктан булса да мөһим, ләкин әлеге статустан башка да Вашингтонда, Европада һәм бөтен дөньяда безгә бик зур ярдәм күрсәтелә.

– Сез апрель аендагы мәхкәмә утырышында октябрьдән бирле беренче тапкыр Алсуның тавышын ишетә алуыгызны әйттегез. Сез моны балаларга да күрсәтергә теләдегезме, әллә алар сездән башка да күрдеме? Гомумән, бу никадәр авыр булды, яисә әниләренең тавышын ишетү бераз булса да сөенеч китердеме?

– Мөгаен сөенечтер, ниһаять тавышын ишеттеләр. Хәзер без шундый заманда яшибез, 12 һәм 15 яшьлек балаларымнан бернәрсә дә яшерә алмыйм. Кайвакыт мин өйгә кайтам һәм алар миңа Алсу портретларын күрсәтә, шуңа күрә мин алардан бернәрсә дә яшерә алмыйм. Тагын бер нәрсә – миңа кайвакыт тәрҗемә итәргә туры килә, аеруча кече кызыма, чөнки ул урысча яхшы белми. Беренчедән, без аның тавышын ишетеп шатландык. Ул үзенең дөреслегенә, гаепсезлегенә ышана, бу аның үз-үзен тотышында сизелеп тора. Ләкин, әлеге видеоны карагач, бу кечкенә камера аның сәламәтлегенә, хәл-әһвәленә йогынты ясаганы сизелә. Бер яктан, без аның тавышын ишетүгә бик шат, шул ук вакытта күзләребезгә яшь килә.

Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

– Русия чынбарлыгын начаррак белгән һәм аларга аңлатып та булмаган бу хәлләрне балалар ничек кичерә? Моны җиңү өчен нәрсәләр эшли?

– Минем балаларыма әниләренең ни өчен Русиядә тимер рәшәткә артына эләгүен аңлавы авыр. Алар ирекле дөньяда ирекле кешеләр булып үсә, алар мәктәптә дә, өйдә дә шулай тәрбияләнә. Теләгәнен әйтә һәм яза алалар. Шуңа күрә бу – вәхшилек, кыргыйлык. Алар мәктәптә укый, үз мавыгулары белән шөгыльләнә, гитарада уйныйлар, Тейлор Свифт җырларын җырлыйлар. Кечкенә кызыбыз якыннарыбыз өчен дуслык беләзекләре ясый. Шулай ничектер хәрәкәт итәргә тырышабыз, ләкин бу бик авыр.

– Мин алда искә алган әңгәмәдә сез олы кызыгыз белән идегез, һәм ул әнисе булмаганда аеруча нәрсәне сагынуы турындагы сорауга җавап бирде. Сез иң күбе нәрсәне сагынасыз? Яисә бу күз алдына да китереп булмый торган башка тормышмы һәм булырга тиеш булмаган әйберме?

Алсу 16 елдан артык минем хатыным булудан тыш, 22 ел инде иң якын дустым. Минем аның белән утырып сөйләшәсем килә.

– Ул кайткач, сез беренче булып нәрсә эшләячәксез? Балаларыгыз белән бу турыда сөйләшәсезме, планнар корасызмы?

Минем балаларыма әниләренең ни өчен Русиядә тимер рәшәткә артына эләгүен аңлавы авыр

Беренчедән, без ялга әле моңа кадәр Алсу булмаган урыннарга бармаска тырышабыз. Кайвакыт мин үземне җәфалыйм, төрле видеолар карыйбыз тормышыбыз видео һәм фотоларда җентекләп документлаштырылган, анда бик күп материал бар. Кайвакыт Америка һәм Европа буйлап сәяхәт итүебез турындагы гаилә видеоларын карыйм. Без тагын Америка буйлап сәяхәт итәргә телибез, бу безгә бик ошый.

Минем өчен иң кыены – Алсуның хәзерге мизгелдә нәрсә эшләве турында уйлау. Менә без хәзер сөйләшәп утырабыз, ә ул нәрсә эшли? Миңа ничектер хәрәкәтемне дәвам итү, балаларны кайгырту, эшләү өчен бу уйларны кайвакыт читкә этәрергә туры килә, ләкин бу мөмкин түгел диярлек.

– Шул ук вакытта, белүемчә, сез бу көчсезлекне кайбер күзәтеп баручыларга һич кенә дә күрсәтергә тиеш түгеллекне аңлыйсыз, шулаймы?

Бу кызык сорау. Әйе, бер яктан, мин эштә дә, балалар алдында да җебеп кала алмыйм. Икенче яктан, Алсуның гаделсез тоткарлануыннан безнең гаиләгә килгән газапны яшерә алмыйбыз һәм яшерергә хакыбыз да юк.

Алсу Кормашева ире Павел Буторин белән, архив фотосы
Алсу Кормашева ире Павел Буторин белән, архив фотосы
  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG