Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык журналисты Алсу Кормашева биш ай тикшерү изоляторында тотыла


Журналист Алсу Кормашева
Журналист Алсу Кормашева

Аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.

Узган атнаның җомгасында, 15 март көнне Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның сак астында тотылуына төгәл 150 көн булды.

Аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.

"Без кызлар белән нәрсә көтәргә дә белмичә Вашингтонга килдек, әмма биредән АКШ хөкүмәте һәм сүз иреген яклаучылар Алсуны кайгырта һәм аны азат итү өчен көрәшәчәкләр дигән ныклы ышаныч белән китәбез. Дәүләт департаменты тиздән Алсуны "канунсыз тоткарланган" дип игълан итәр дип өметләнәбез, бу аны азат итү өчен АКШ хөкүмәтенең бөтен ресурларны да тулысынча куллана алуы өчен кирәк. Алсу бернинди начар әйбер эшләмәде, аны бары тик Америка ватандашы булганга гына тоткарлап торалар", диде Павел Буторин.

Күптән түгел Чехия тышкы эшләр министры Ян Липавский Азатлык радиосының Русия кулга алганчы Прагада яшәгән һәм эшләгән татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны хуплап чыгыш ясады. Ул Русияне журналистны азат итәргә чакырды.

  • 20 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 4 апрельгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.
  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG