Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия тышкы эшләр министры Русияне Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны азат итәргә чакырды


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Бу чыгышын ул БМО иминлек шурасы дебатларында ясады.

Чехия тышкы эшләр министры Ян Липавский Азатлык радиосының Русия кулга алганчы Прагада яшәгән һәм эшләгән татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны хуплап чыгыш ясады.

БМО иминлек шурасы дебатларында чыгыш ясап Липавский Русияне журналистны азат итәргә чакырды, Кормашевага берничә гаепләү нигезендә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Ян Липавский сугышлар һәм низагларны булдырмауга багышланган бәхәсләрдә катнашты. Аерым алганда, чех министры хатын-кызлар, хокук яклаучылар, активистлар, журналистлар һәм гендер тигезлеген яклаучылар өчен иминлек мохите тудырырга кирәк дип искәртте.

"Шуны да өстисем килә, Чехия Русияне кичекмәстән Алсу Кормашеваны төрмәдән чыгарырга чакыра", дип искәртте Липавский. Министрның сүзләрен Novinky.cz басмасы чыгарды.

Фикер алышулар барышында Ян Липавский Русия хакимиятләрен тәнкыйтьләде. Аның әйтүенчә, Иминлек шурасының даими әгъзасы булып торучы Русия "Украинага каршы сугыш алып барып БМО асылына каршы килә һәм БМО низамнамәсенә беркетелгән бөтен иминлек структураларының абруен какшата"

  • 20 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 4 апрельгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.
  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG