Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында калдырды


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Шул ук вакытта мәхкәмә журналистны сак астында тоту вакытын бер көнгә — 4 апрельгә кадәр киметкән. Ул дүрт айдан артык сак астында утыра.

Бүген, 20 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны сак астында калдыру турында карар чыгарды. Утырыш видеоэлемтә аша узды.

Кормашеваның адвокаты бирелгән чикләү чарасын үзгәртеп, аны өй сагына күчерүне сораган иде, моны ул шул исәптән Алсуның сәламәтлеге белән бәйле таләп итте. Әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Ольга Мигунова моңарчы чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырып, апелляция шикаятен канәгатьләндермәде. Шул ук вакытта мәхкәмә журналистны сак астында тоту вакытын бер көнгә - 4 апрельгә кадәр киметкән.

1 февраль көнне Мәхкәмә Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайткан иде. Кормашеваның адвокаты ул чакта да чикләү чарасын өй сагына алмаштыруны сорады, тик мәхкәмә моны кире какты.

Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты вазифаларын башкаручы Стивен Капус мәхкәмә утырышыннан соң "Русия хакимияте нахакка тоткарланган Алсу Курмашевага каршы җинаятьчел кампания алып бара" дип белдерде.

АКШ дәүләт департаменты Алсуны рәсми рәвештә "нахакка тоткарланган" дип игълан итәргә тиеш, нәкъ Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович очрагында шикелле, дип өстәде ул.

Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.

"Сез минем "мондый вакытта" үз өемә (!) кайтырга батырчылык итүемә сокланасыз. Ләкин без бүген яшибез һәм безнең "башка" вакыт булмаячак. "Вакыт", әлбәттә, булыр, ләкин якыннарыбыз, бүген ярдәм кирәк булган кешеләребез булмас. Мин үз гаиләм өчен җаваплы. Кечкенә балаларым, карт әнием өчен", диде ул быел 18 гыйнварда тикшерү изоляторыннан язган хатында.

2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.

Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.

  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG