Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин "Баймак эше"ндә "Русия һәм Башкортстан файдасына" уртак фикергә килергә чакырды


Фәнзил Әхмәтшин (у), Руслан Габбасов (с)
Фәнзил Әхмәтшин (у), Руслан Габбасов (с)

Ул мөһаҗир активист Руслан Габбасовны башкорт халкы белән федераль үзәк арасында низагъ чыгаруда гаепләде. Габбасов Әхмәтшинны куәт оешмалары басымы астында язган дип җавап кайтарды.

Танылган башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин "Баймак эше" хакында "Вконтакте"дагы үз аккаунтында зур белдерү белән чыкты. Ул бу низаг Русия һәм Владимир Путин дошманнары файдасына эшләнә дип саный һәм ике якны да уртак фикергә килергә чакыра.

Аныңча, каршылык чарасына чыккан халыкта Мәскәү һәм Владимир Путинга ризасызлык күрсәтү булмаган, киресенчә, алар Русия президентыннан ярдәм сораган.

"Бу (каршылык чарасында халыкның полиция белән бәрелеше) ил дошманнарына, Русия президенты дошманнарына һәм куәт оешмаларының төрле грантларын башкаручылар файдасына эшләнә, чөнки илдә ризасызлык күбрәк булган саен, алар өчен шуның кадәр яхшырак… 17 гыйнварда алар Фаил Алсынов тарафдарларының җыелуын В.В.Путинга һәм Федераль үзәккә каршы бунт итеп күрсәтергә тырышты", дип яза ул.

Шул ук вакытта Әхмәтшин Литвада яшәүче мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасовны низагны куертуда гаепләде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта тикшерү җинаять эшендә Габбасовны Баймакта провокация оештырган төп оештыручы дип барыла. Әхмәтшин халыкның ризасызлыгында "чит ил эзе" юк дип белдерде. Ул Габбасовны "Балтыйк буендагы Мюнхгаузен" һәм чит илләрдә грант алып эшләүче дип атады.

"Мөгаен, ул грант бирүчеләр алдында үзенең мөһимлеген күрсәтергә һәм Баймак вакыйгаларын ирешелгән уңышы итеп тасвирларга тырышкандыр, ләкин бу аның кылануы гына. Бу тулысынча бер саташу һәм моны күпчелек акыллы кеше аңлый. Әлеге тарихта иң начары — полиция тарафына кар аткан кешеләрне көнбатыш куәт оешмасы йогынтысындагы агентлар дип күрсәтергә тырышалар", диде ул.

Фәнзил Әхмәтшинны 16нчы гыйнварда тоткарлыйлар, ул 17 гыйнвар каршылык чарасында катнаша алмаган. Активист башкортларның һәрвакыт Русиягә тугры булуын, федераль үзәккә каршы булмавын сөйли. Ул Беренче һәм Икенче дөнья сугышын, 1812 елгы Русия-Франция сугышы мисалында башкортларның илне саклаулары турында искәртте.

Әхмәтшин "вазгыятьнең бик катлаулы булуын" әйтте. Тоткарланучыларның туганнары, гаиләләре даими төстә стресста, куркуда яши ди активист.

Фәнзил Әхмәтшин барлык тарафларны туктарга һәм "Русия, Башкортстан, гаепләнүчеләрнең туганнары һәм балалары файдасына" уртак бер фикергә килергә чакырды. Ул үзенең ярдәм итәргә әзер булуын да әйтте.

Мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасов үзенең Telegram каналында Фәнзил Әхмәтшин постына җавап кайтарды. Ул "диктатура һәм куркыныч репрессияләр барган илдә" мондый белдерү ясалуына гаҗәпләнмәвен әйтте. "Хакимият һәм куәт структураларының кешегә басым ясар яки сындырыр өчен нинди методлар куллануын яхшы аңлыйм", дип ул Әхмәтшинга басым ясалуын искәртте.

Шул ук вакытта Руслан Габбасов Баймак вакыйгасын оештыруда катнашуын кире какты.

Габбасов Әхмәтшинның белдерүендә проблемны чын гаепле яктан — хакимият һәм куәт оешмаларыннан күчерергә теләүләре күренә диде. Мөһаҗир активист үзен Русия режимы белән көрәшүен, Башкортстанның бәйсез булачагын язды һәм активистларга бу очракта "дәшмәүне" сорады.

  • 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Расланмаган мәгълүматларга күрә, Баймактагы каршылык чарасыннан соң 73 кеше җинаять эзәрлекләвенә дучар булган, дип яза "ЗПЧ" Telegram-каналы.
  • Фәнзил Әхмәтшин — башкорт милли активисты, Дөнья башкорт корылтае рәисенең элекке урынбасары. 2013 елның 23 мартында ул 4,5 елга төрмәгә утыртылды. Әхмәтшин авыр хәлдәге Сомали халкына 60 мең доллардан артык һуманитар ярдәм илтеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде. Иминлек хезмәте анда бер граммга якын әфьюн табылуын хәбәр итте.
  • Руслан Габбасов — "Башкорт" оешмасының элеккеге лидерларының берсе. 2023 елда чит илләрдә Башкорт милли хәрәкәте комитеты җитәкчесе. 2021 елның көзендә Габбасов Русиядән китте һәм 2022 елның апрелендә Литвада сәяси сыену алды. Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. 2023 ел февралендә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG