Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илләрдә Башкорт милли хәрәкәте комитетының оештыру корылтае узды


Комитет җитәкчесе итеп Литвада яшәүче Руслан Габбасов сайланган.
Комитет җитәкчесе итеп Литвада яшәүче Руслан Габбасов сайланган.

Комитет Башкортстанның бәйсезлек алуга әзерлек эшләрен башлавын хәбәр итте.

4 мартта чит илләрдә Башкорт милли хәрәкәте комитетының онлайн оештыру корылтае узды. Бу хакта комитетның Telegram каналы хәбәр итә.

Комитет җитәкчесе итеп Литвада яшәүче Руслан Габбасов сайланган. Идеология тармагы белән Шамил Амангильдин, мәдәният - Айгөл Лион, тел өлкәсе - Илшат Киньябаев идарә итәчәк. Моннан тыш, дин өчен дә җаваплы вәкилне сайлаганнар. Икътисад, IT һәм киберкуркынычсызлык тармакларына җитәкче әлегә билгеләнмәгән.

Комитет бөтен Башкорт милли хәрәкәте мәнфәгатьләрен исәпкә ала диелә, Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итә һәм украин халкына теләктәшлек белдерә.

Онлайн корылтайда Комитет Башкортстанның бәйсезлеге өчен көрәшкә әзерлек эшләре башлау турында игълан иткән.

"Башкорт милли сәясәт үзәгенең Ирекле Башкортстан киләчәге турындагы өлгесе уңай бәяләнә һәм әлегә Башкортстан өчен өстенлекле өлге дип билгеләнә", дип хәбәр ителә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң милли хәрәкәт вәкилләренең бер өлешен чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Активистлар чит илдә оешып, халыкара оешмалар белән эшләргә кереште. Республикаларның бәйсезлеге турында сүзләр ешрак ишетелә башлады. 2022 елның язында "Азат милләтләр лигасы" булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

2022 ел азагында Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелде. Аңа кадәр Рада Татарстанның бәйсезлеге турында да документ теркәде.

Соңгы вакытта Башкортстанда милли хәрәкәт активистларына басыма көчәйде. 2 мартта Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) ике башкорт активистын – Русиядә экстремист дип табылган һәм тыелган "Башкорт" милли оешмасының элекке рәисләре Фаил Алсыновны һәм Илнар Галинны тоткарлады. Соңрак Руслан Габбасов Ишембай районындагы туганнарын ФСБ тоткарлавы турында хәбәр итте. Моны Русия президенты Владимир Путинның ФСБ киңәшмәсендә сепаратистларга һәм милләтчеләргә каршы көрәшергә өндәве белән бәйләделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG