Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ноябрь башында Башкорт милли сәяси үзәге рәисе Руслан Габбасов һәм аның тарафдарлары Украина президенты Владимир Зеленскийга ачык хат белән мөрәҗәгать итеп, Украина Радасында "Башкортстанны оккупацияләнгән территория дип тану турында" канун өлгесен карарга чакырган иде.

Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелгән. Документны "Слуга народа" фиркасе депутаты Олег Дунда керткән.

8 ноябрьдә башкорт активистлары Украина президентыннан Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр" дип тануын сорады. Бу адым белән Украина башкорт милли хәрәкәтенә дә ярдәм итәр иде, Мәскәү Кремле белән көрәшергә дә булышыр иде. Төп максатыбыз — Ватаныбызга бәйсезлек яулау", диелгән аларның хатында.

  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде.
  • 9 ноябрьдә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында да документ теркәлде. Рада карары чыкканнан соң Русия думасының берьюлы берничә депутаты моны тәнкыйтьләп чыкты, документны "провокация" дип бәяләде. Үз фикерләрен Татарстаннан сайланган депутатлар Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Айдар Метшин һәм аннексиләнгән Кырымнан сайланган Михаил Шеремет белдерде.
  • 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде.
  • Шул ук вакытта Украина Югары Радасы депутаты, Татарстан бәйсезлеген тану турындагы карар өлгесе авторларының берсе Юлия Клименко "Рада карары этәргеч кенә була ала, бәйсезлекне халык үзе яуларга тиеш" дип фикер белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG