Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутаты Айрат Фәррахов Украинаның Татарстан бәйсезлеген танучы документ теркәвен "провокация" дип атады


Айрат Фәррахов. Архив фотосы
Айрат Фәррахов. Архив фотосы

Фаррахов моны "Украинаның үз ватандашлары проблемнарыннан игътибарны читкә юнәлтергә тырышуы" дип тә атаган.

Русия думасы депутаты Айрат Фәррахов Украинаның Татарстан бәйсезлеген танучы документны теркәвен "провокация" дип атаган, бу хакта ул "Татар-информ"га әйткән.

"Бу – хәзерге украин дәүләтенең наци һәм экстремист асылы турында сөйли торган чын провокация. Моның парламент тарафыннан эшләнүе аеруча кызганыч. Бу - соңгы елларда фашизмны, нацизмны рөхсәт иткән, шулай ук Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен яңадан караган парламент тарафыннан эшләнә", дигән ул.

Аның әйтүенчә, Украинаның Югары Радасындагы бу "провокация"не тәкъдим итүчеләр "үзләрендәге халыкның авыр хәле турында уйласа яхшырак булыр".

Шулай ук Фәррахов моны Украинаның үз ватандашлары проблемнарыннан игътибарны читкә юнәлтергә тырышуы" дип атады.

Украина ватандашларының проблемнарында кем гаепле булуы турында Фәррахов ачыклык кертми.

Кичә, 9 ноябрьдә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында документ теркәлде. Ул каралачакмы, каралса, кайчан каралачак – анысы билгеле түгел.

Русия Дәүләт думасында әлеге башлангычка фикерләр яңгырый башлады. Депутат Михаил Шеремет моны милләтара бердәмлекне какшата торган "оятсыз" провокация дип атады.

"Болар барысы да Киевта утырган украин нациларының мәкерле һәм ямьсез провокациясе. Алар мондый гамәлләре белән илебездәге милләтара бердәмлекне һәм бердәмлекне какшата алмаячак" диде ул.

  • Узган атнада Татарстан республикасының бәйсезлеген тануны сорап, Украина президенты Владимир Зеленский исеменә мөрәҗәгать чыккан иде. Петицияне 200 дән артык кеше имзалады. Аның авторы дип Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов күрсәтелгән. Мөрәҗәгатьне шулай ук төрле илләрдә яшәүче татар активистлары имзалаган.
  • 8 ноябрьдә башкорт активистлары да президент Зеленскийдан Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр" итеп тануын сорады. "Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр"дип таныса, Украина башкорт милли хәрәкәтенә дә ярдәм итәр иде, Мәскәү кирмәне белән көрәшергә дә булышыр иде. Төп максатыбыз — Ватаныбызга бәйсезлек яулау", диелгән әлеге хатта.
  • 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде.
  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG