Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде


Джохар Дудаев
Джохар Дудаев

Украина Югары радасы Ичкерия Чечня республикасын вакытлыча Русия басып алган җир дип тану турында карар кабул иткән. Анда чечен халкын геноцид кылган Русия гамәлләре хөкем ителә, диелә. 351 депутатның 287е тавыш биргән, 64 депутат тотылып калган.

Документка аңлатмада Чечняның 1991нче елда СССРдан чыгуы һәм Ичкерия исеме белән бәйсезлеген игълан итүе әйтелә. БМО Уставында каралган халыкларның тигез хокуклары һәм үзбилгеләнү принцибына карамастан, Русия моңа каршы килгән, диелә.

Русия армиясе Ичериягә ике сугыш башлауда, Чечняда халыкара конвенцияләр тарафыннан тыелган корал куллануда һәм меңләгән чечен халкының үлемендә гаепләнә.

Резолюциягә аңлатмада әйтелгәнчә, документ кабул итү Украинаның чечен халкының бәйсезлеккә омтылышын хуплау. "Моннан тыш, Мәскәүнең чечен халкына каршы җинаятьләрне хөкем итү, шул исәптән геноцид, тарихи гаделлекне торгызуга һәм бәйсез тикшерү уздыру гаеплеләрне җәзага тартуга ярдәм итәчәк ", диелә текстта.

Ичкерия хөкүмәтенең элеккеге министры, сөргендәге хакимиятнең премьер-министры Әхмәт Закаев Кавказ.Реалиига биргән аңлатмасында Рада карарын чеченнар өчен һәм барлык "Кремль җәберләгән халыклар" өчен тарихи дип атады.

Халыкларның үзбилгеләнү хокукы турындагы риториканы Мәскәү Украина төбәкләренең бәйсезлеген тануны аклау өчен кулланды. Аннары аларны аннексияләү турында игълан итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG