Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары Радасына Татарстан бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелде


Русия Дәүләт думасында әлеге башлангычка фикерләр яңгырый башлады. Депутат Михаил Шеремет моны милләтара бердәмлекне какшата торган "оятсыз" провокация дип атады. Татарстан әлегә фикер белдермәде.

Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе теркәлде. Бу хакта 9 ноябрьдә Украина парламентының рәсми сайтында әйтелде. Карар өлгесе тексты әлегә сайтка эленмәде.

Карар өлгесен Югары Раданың биш депутаты - Олег Дунда ("Слуга народа" фиокасе), Юлия Клименко ("Голос"), Георгий Мазурашу ("Слуга народа"), Мария Мезенцева ("Слуга народа"), Виталий Безгин ("Слуга народа") әзерләгән.

Русия Дәүләт думасында әлеге башлангычка фикерләр яңгырый башлады. Депутат Михаил Шеремет моны милләтара бердәмлекне какшата торган "оятсыз" провокация дип атады.

"Болар барысы да Киевта утырган украин нациларының мәкерле һәм ямьсез провокациясе. Алар мондый гамәлләре белән илебездәге милләтара бердәмлекне һәм бердәмлекне какшата алмаячак" диде ул.

Әлегә Татарстан үз фикерен белдермәде.

Узган атнада Татарстан республикасының бәйсезлеген тануны сорап, Украина президенты Владимир Зеленский исеменә мөрәҗәгать чыккан иде. Петицияне 200 дән артык кеше имзалады. Аның авторы дип Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов күрсәтелгән. Мөрәҗәгатьне шулай ук төрле илләрдә яшәүче татар активистлары имзалаган.

Мөрәҗәгатьтә 1991 елда Татарстан парламентының республика бәйсезлеге акты турында карар кабул итүе, 1992 елда референдум узуы турында искә алганнар.

  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде. Украина югары радасына депутатлар Алексей Гончаренко һәм Муса Магомедов Чечня бәйсезлеген тану турында канун өлгесен парламентка кертте.
  • 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде.
  • 8 ноябрьдә башкорт активистлары да президент Зеленскийдан Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр" итеп тануын сорады. "Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр"дип таныса, Украина башкорт милли хәрәкәтенә дә ярдәм итәр иде, Мәскәү кирмәне белән көрәшергә дә булышыр иде. Төп максатыбыз — Ватаныбызга бәйсезлек яулау", диелгән әлеге хатта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG