Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рада карары этәргеч кенә була ала, бәйсезлекне халык үзе яуларга тиеш"


Юлия Клименко, Украина Югары Радасы депутаты
Юлия Клименко, Украина Югары Радасы депутаты

Украина Югары Радасы депутаты, Татарстан бәйсезлеген тану турындагы карар өлгесе авторларының берсе Юлия Клименко Русиянең башка төбәкләре, шул исәптән, Башкортстан бәйсезлеген тану документлары да әзерләнә диде. Шул ук вакытта Татарстанда бу уңайдан репрессияләр көчәерме дигән сораулар да туа.

Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе теркәлде. Карар өлгесен Югары Раданың биш депутаты - Олег Дунда ("Слуга народа" фиркасе), Юлия Клименко ("Голос" фиркасе), Георгий Мазурашу ("Слуга народа"), Мария Мезенцева ("Слуга народа"), Виталий Безгин ("Слуга народа") әзерләгән.

Татар милли хәрәкәте вәкилләре һәм сәясәт белгечләре Татарстанның бәйсезлеген тану турында карар өлгесе дөньядагы татарларга гына түгел, Русиядәге башка халыкларга да рух бирәчәк дип саный. Бу Татарстанның бәйсезлеген таныту эшендә нигез булып тора алачак, ди алар.

Карар өлгесе авторларының берсе Юлия Клименко мондый документлар Русиянең башка төбәкләре өчен дә әзерләнә дип сөйләде "Idel.Реалии"га.

Клименко сүзләренчә, әлеге вакытта депутатлар Калмыкстан, Карелия һәм башка төбәкләр белән сөйләшүләр алып бара. Украина җитәкчелегенә Башкортстан активистлары да республика бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итте. Югары Рада алар үтенеченә дә колак салачак, карар әзерләнә дип ышандыра депутат.

— Аңлыйсызмы, теләк әлеге халыкларның үзләреннән килергә тиеш. Без аларның күпләре белән сөйләшәбез. Украинаны хәзергә Русия астында булган азат халыклар үзәге итеп күрәбез.

Ул шулай ук әлеге карарга татар активистларының Украина президенты Владимир Зеленскийга Татарстанның бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итүе дә йогынты ясады ди. Бу петицияне 100ләп кеше имзалаган.

— Без алар белән элемтәдә. Әлеге карар – тышкы сәясәт эше. Аны Украина Югары Радасы һәм президент та кабул итәргә тиеш. Бу – безнең тәкъдим. Һәм әлбәттә, петиция әлеге тәкъдимне тулыландыра. Оппозиция вәкилләресез нәрсәне дә булса алга сөрү мәгънәсез, ди Клименко.

Украина Югары Радасына кертелгән Татарстан бәйсезлеге турындагы документ Ичкерия белән бәйле документтан аерыла. Ичкерияне вакытлыча оккупацияләнгән территория дип тану тәкъдим ителә. Ә Татарстанны – бәйсез дип. Юлия Клименко бу күп еллар элек узган референдумга һәм башка кабул ителгән карарларга нигезләнгән ди.

— Референдумда кабул ителгән карар чынлыкта тормышка ашырылмады. Бу – әле эшнең башы гына. Мондый хәлдә калган башка республикалар да бар, 1991-1992 елларда референдумнар узды, ләкин аларның карарлары башкарылмады, ди Клименко.

1990 елда Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. 1992 елның 21 мартында Татарстан суверенитеты турында референдум үтте. "Сез Татарстанның суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак, Русия һәм башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашкан халыкның 61,4 проценты уңай җавап бирде. Нәтиҗәдә республика суверенитеты игълан ителде. 1992 елның 30 ноябрендә Татарстанны суверен дәүләт дип танучы Конституция гамәлгә керде. Рада карары өлгесе шушы документларга нигезләнә.

Бүген Татарстанның кайсы да булса берәр өлешен контрольдә тотучы бернинди дә альтернатив көч юк. Украина республиканың бәйсезлеген таныса да, җирле халык моны барыбер аңламас, кабул итмәс дип уйламыйсызмы дигән сорауга Клименко, без Татарстан халкы өчен нидер хәл итә алмыйбыз, аларга бу хакта уйлый башларга бер фактор гына була алабыз, ди.

Русия бөтен бәйсез халыкларга ирек бирергә һәм әлеге халыкларны оккупацияләү һәм бастырудан туктарга тиеш

— Без Татарстан вәкилләре белән генә түгел, башка хөкүмәтләр, шул ук Ичкерия хөкүмәте вәкилләре белән дә сөйләштек. Алар башка фикердә. Алар Татарстан бәйсезлек алырга сәләтле һәм тели дип саный. Ләкин бу барыбер халык һәм шушы халык вәкилләре карары гына булачак. Без әлеге вакыйгаларга этәрүче факторларның берсе генә була алабыз, халык һәм ил өчен киләчәктә ничек яшәүгә бәйле карар кабул итә алмыйбыз. Тәкъдим итәбез, ә һәр халык үзенә ни кирәген үзе сайлый. Әмма төп концепция шунда ки, Русия бөтен бәйсез халыкларга ирек бирергә һәм әлеге халыкларны оккупацияләү һәм бастырудан туктарга тиеш — ди Юлия Клименко. — Татарстан – бай җир, ул байлыгын үзәккә җибәрми генә һәм Путин, Путин тирәсендәге аҗдаһаларны ашатмый гына Русиясез дә яши ала.

Сугышта Украина җиңгәннән соң ни булачак дип сорый күпләр. Украина җиңгәч, Русия зур империалистик дәүләт буларак үткәндә калырга һәм аерым халыклар үзара сәүдә корып, тынычлыкта сөйләшеп яшәргә тиеш. Бүгенге халәттәге Русия һәрвакыт дөньяга куркыныч тудырып торачак. Чөнки ул бөтен ресурсларны һәм финанс вәкаләтләрен үзәктә тота. Һәм бу тупланган байлык аңа сугышырга, Украинага карата гына түгел, бөтен дөньяга төрле дус булмаган гамәлләр кылырга ярдәм итәчәк. Мәскәүдә тупланган ресурслар һәрвакыт аҗдаһа гына тудырачак, байлык төбәкләргә китәргә тиеш.

Русия депутатлары куркыныч барлыгын сизә

Рада карары чыкканнан соң Русия думасының берьюлы берничә депутаты моны тәнкыйтьләп чыкты, документны "провокация" дип бәяләде. Үз фикерләрен Татарстаннан сайланган депутатлар Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Айдар Метшин һәм аннексиләнгән Кырымнан сайланган Михаил Шеремет белдерде. Клименко алар куркыныч барлыгын сизә дип саный.

— Русия депутатлары моңарчы бу кадәр реакция белдергәннәре юк иде. Хәтта Ичкерия турындагы карарга тавыш биргәндә дә. Алар куркыныч барлыгын сизә, әлеге процессларның чынбарлыкта инде Русиянең үзендә барганын аңлый. Русия эчендә дә процесслар бара, мондый мәҗбүри оккупациядә яшәүләре белән килешмәүче кешеләр һәм хәрәкәтләр бар. Кремль һәм Мәскәүнең бөтен эше – төбәкләрдән бөтен байлыкны тартып алу һәм аларны тиешле максатларга тотмау.

Радага кертелгән документны башта халыкара эшләр комитеты караячак. Комитеттан узса, депутатлар карамагына чыгарылачак, алар тавыш бирәчәк. Кабул ителгән очракта президент һәм хөкүмәткә җибәрелә. Анда ахыргы карар кабул ителә.

Татарстанда репрессияләр көчәерме?

Югары Раданың әлеге гамәле Татарстанда нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Блогер Ленар Мифтахов Украина Татарастанның бәйсезлеген таныса, федераллар басымы көчәячәк дип саный. "Татарстанга шөрепләр кысылуына әзерләнергә кирәк. Сталин репрессияләре бездән башланырга мөмкин", дип язды ул.

Публицист Харун Сидоров "Русия куәт оешмаларын иләүче сугыш барганда, Кремльнең Сталин масштабындагы репрессияләр уздыруга көче юк", дип уйлый.

— Һәм аны ни өчен Татарстаннан башларга? Кремль әлегә аны контрольдә тота, халыкара оешмаларның тану-танымавы аның өчен зур мәгънәгә ия булган фактор түгел, ди ул.

Сидоров фикеренчә, эзәрлекләүләр сугыш "туңдырылган" очракта башланырга мөмкин. Русия шуңа омтыла ди белгеч.

Әгәр сугыш агрессорны җиңү белән тәмамланмаса, ул бөтен куәтен ил эчендәге репрессияләргә тота ала

— Әгәр сугыш агрессорны хәрби-сәяси җиңү һәм бөтен аннексияләгән төбәкләрне азат итү белән тәмамланмаса, ул бөтен куәтне ил эчендәге репрессияләргә тоту мөмкинлеге ала. Бу аңа игътибарны бер дошманнан җиңелүдән башка дошман белән көрәшүгә юнәлтергә дә ярдәм итәчәк. Бу вакытта инде сәбәп итеп тышкы дошманнарның Русия төбәкләре бәйсезлеген тануны да кулланып була. Шул исәптән республикаларны юк итеп, аларны губернияләргә әйләндерү эше өчен дә.

Әлегә Украина җитәкчелеге сөйләшүләр Русиянең капитулациясе турында гына бара ала дип басым ясый. Димәк, Кремльнең Сталин масштабындагы репрессияләр уздыруга көче тиз генә барлыкка килмәячәк, - дип саный Харун Сидоров.

  • Узган атна Татарстан республикасының бәйсезлеген тануны сорап, Украина президенты Владимир Зеленский исеменә мөрәҗәгать чыкты. Петицияне 200 дән артык кеше имзалады. Аның авторы дип Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов күрсәтелгән. Мөрәҗәгатьне шулай ук төрле илләрдә яшәүче татар активистлары имзалаган.
  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде. Украина югары радасына депутатлар Алексей Гончаренко һәм Муса Магомедов Чечня бәйсезлеген тану турында канун өлгесен кертте.
  • 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде.
  • 8 ноябрьдә башкорт активистлары да Украина президентыннан Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр" дип тануын сорады. Бу адым белән Украина башкорт милли хәрәкәтенә дә ярдәм итәр иде, Мәскәү Кремле белән көрәшергә дә булышыр иде. Төп максатыбыз — Ватаныбызга бәйсезлек яулау", диелгән аларның хатында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG