Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда танышын үтергән "Вагнер" хәрбиенә сугышта катнашуын исәпкә алып йомшаграк карар чыгарганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Волковой 2022 елда да танышын үтергән өчен 8 елга колониягә хөкем ителгән булган. Соңрак ул "Вагнер" белән Украинадагы сугышка киткән, ә 2023 елның ноябрендә кире өенә кайткан булган. Биш көн эчкән һәм сугыш турындагы фикере өчен шешәдәшен кыйнаган, пычак белән чәнчегән.

Приморье краенда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең элекке яллы сугышчысы Украинадагы сугыш турындагы фикере өчен танышын үтергән. Мәхкәмә аны җиде елга колониягә хөкем иткән. Ирнең сугышта катнашуын хөкем карарын йомшартырдай әйбер дип тапканнар. Бу хакта "Медиазона" җиткерә.

Шаһит ир Волковой фамилияле бу хәрбинең Украинадагы сугышта булып кайтканнан соң кунакка килүен, биш көн буе эчеп ятуын сөйли. Өй хуҗасы йокларга киткәч вагнерчы башка бер кунак белән сугыш турындагы сүзләре өчен талашып киткән.

Волковой ирне урындык, тимер бита һәм табурет белән кыйнаган һәм ике тапкыр арт санына пычак кадаган. Ир яраларыннан һәм кан югалтудан үлгән. Мәхкәмәдә Волковой айнык булсам да шушылай эшләр идем, әмма минем аны үтерәсе килмәгән иде дигән.

Мәхкәмә Волковойның элек хөкем ителгән булуын хөкем карарын кырыслата торган хәл дип исәпкә алмаган. Ә аның каравы Украинага каршы сугышып кайтуын карарны йомшартырдай сәбәп дип тапкан. Талашны исә Украинадагы сугыш турындагы сүзләре белән Волковойның "хисләренә тиеп" мәрхүм булган ир чыгарган дип тапкан.

Волковой 2022 елда да танышын үтергән өчен 8 елга колониягә хөкем ителгән булган. Соңрак ул "Вагнер" белән Украинадагы сугышка киткән, ә 2023 елның ноябрендә кире өенә кайткан булган диелә.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG