Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" Урта Әләзән мөәзинен үтерүдә шикләнелә


Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәев терлек сатып алу өчен юлга чыккан, аны юлчысы үтергән һәм машинасын яндырган диелә.

Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең җәсәден Ульян өлкәсендә тапканнар. Бу хакта 164.RU яза. Басма хәбәрчесенә моны Сарытау өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте мөфтие урынбасары Әхмәт Мәхмәтов җиткергән.

16 апрельдә Урта Әләзәннең 5нче мәчетенең 45 яшьлек мөәзине үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга киткән. Аның якынча 300-400 мең сум акчасы булган.

Соңгы тапкыр ир якыннары белән Сарытау өлкәсенең Вольски районы Черкасское авылы тирәсендә хәбәргә чыккан. Мөәзин үзенең машинасына утырткан юлчыны фотога төшереп җибәргән, янәсе юлчысы аңа терлек сатарга тиеш булган. Соңрак Ибраһим Исәнәевнең "Газелен" янып беткән хәлдә Павловка авылы янында тапканнар.

Туганнары Ибраһимны эзләүгә биргән. Социаль челтәрләрдә ул соңгы тапкыр туганнарына җибәргән фотодагы кешегә охшаш ирнең фотосы тарала башлаган. Үтерүдә шикләнеп 36 яшьлек Раил Хайровны тоткарлаганнар, төрле медиа төрлечә яза: ул Белгородта яки Ростов өлкәсендә тоткарланган диелә.

Вольск.ру басмасы язуынча, Хайров авыр җинаятьләр кылганы, шул исәптән үтергәне өчен ике тапкыр хөкем ителгән булган. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган.

Ибраһим Исәнәевне бүген, 22 апрельдә җирләгәннәр.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG