Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Азат Бадрановны сугыштан ни өчен кайтарды


Азат Бадранов һәм Радий Хәбиров
Азат Бадранов һәм Радий Хәбиров

Сәясәт белгечләре уйлавынча, кайтырга күрсәтмә бирелүнең төп сәбәбе - 2024 елның көзендә узачак Башкортстан башлыгын сайлау алдыннан республикада эчке сәяси идарәне көчәйтү кирәклеге.

Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтып берничә көн узуга 15 апрель көнне республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнде.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.

Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.

Сәясәт белгечләре уйлавынча, кайтырга күрсәтмә бирелүнең төп сәбәбе - 2024 елның көзендә узачак Башкортстан башлыгын сайлау алдыннан республикада эчке сәяси идарәне көчәйтү кирәклеге.

Хәбиров аңлатуынча, әлеге карар, ягъни Бадрановны кайтару ел башындагы Баймактагы протестлар сәбәпле кабул ителгән. Бадранов сугышка киткәнче республикада милләтара, мәдәни өлкә кураторы булды. Ул милләтчеләргә каршы торучы һәм Хәбировның баш идеологы буларак билгеле.

"Idel.Реалии" сораштырган экспертлар Бадранов Радий Хәбиров өчен "җиңүле сайлау кампаниясе" оештырырга тиеш булачак дип саный.

Уфа сәясәт белгечләренең берсе (ул үзенең исемен белдертмәүне үтенде) кампания "сугыш, хәрби цензура һәм сугыш репрессияләре шартларында" узачак һәм бу "теләсә кайсы сәяси проблемны көч ярдәмендә хәл итәргә күнеккән Радий Хәбировның да, Азат Бадрановның да характерларына туры килә" диде.

— Хәбировның сайлау кампаниясе патриотлык, традицион кыйммәтләр, махсус хәрби операция (СВО, Украинада алып барган сугышын Русия шулай атый – ред.) идеологиясенә корылачак һәм консерватив һәм пропаганда белән зомбилашкан электоратка юнәләчәк. 2019 елдагы кебек сайлаучыларның төрле төркемнәре белән уйнау булмаячак, "Z-патриотлык" һәм вәссәләм. Ә тавыш бирүнең гаделлеге турында алар уйлап та бирми, саннарны ничек кирәк, шулай ясап куячаклар. Хәрәмләшүләргә каршы булучылар белән Рамзан Кадыров (Чечня башлыгы - ред.) кебек сөйләшәчәкләр. Сайлаучыларны сатып алу мөмкинлеге юк – бөтен акча сугышка китә. Шуңа күрә электоратны җыюның төп юлы – репрессияләр белән куркыту.

Башкорт сәяси эмигранты Руслан Габбасов сайлау кампаниясендә Бадрановның бурычы "Радий Хәбировка башкорт халкының булса да яхшы мөнәсәбәтен кайтару" дип саный.

— Минем карашка, Путин яклавы һәм Кремльдә көчле "түбәсе" булуга карамастан, Хәбировның республика эчендә хәле бик авыр. Башкортстанда аңа хәзер халыкның 90 проценты теләктәшлек белдерми. Куштау, "Башкорт" оешмасын эзәрлекләү, Фаил Алсынов мәхкәмәсе, Баймак вакыйгалары аркасында башкортлар арасында яклау дәрәҗәсе төште. Татар һәм урыс электораты белән дә проблемнар бар – зыялылар арасында гына түгел, меңләгән ир Украинадагы сугышка җибәрелгән төпкел авылларда да.

Хәбировның Бадрановны сайлау кампаниясендә төп рольгә билгеләүне активист "кадрлар кытлыгы" белән аңлата.

— Хәбировның рейтингы түбән булу сәбәпле, аның янына эшләргә профессионаллар килми, чөнки абруйларын пычратырга теләмиләр. Хәбировның сайлау мөмкинлеге юк – кемнедер ул эштән җибәрде, кемдер үзе китте, кемнедер утрыттылар. "Тугры Бадранов" кына калды.

Габбасов фикеренчә, Бадранов таяныр арсенал да "ярлы".

— Оешкан оппозицияне "силовиклар" бастырып бетерде. Шуңа күрә ул мәдәният өлкәсендә генә "сәдака тарата алачак", Урал аръягында файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә ниндидер үзсендерү булачак һәм авызлыксыз пропаганда ярдәмендә каршылыкның кыюсыз гына баш күтәргән учакларын сүндерәчәк. Мәгълүмат өлкәсендә эш бөтен матбугат чаралары, "СВО"дагы танышлары, блогерларны кулланып бөтен фронтларда барачак.

Уфа активистларының тагын берсе мәгълүмати киңлектә Бадранов килгәч бары тик "тискәре үзгәрешләр" генә булачак ди:

— Бу өлкәдә вазифаларны бернигә ярамаган кешеләр алачак, нәтиҗәдә ура-патриотлык, ялагайлык һәм ахыр чиктә деградация таралачак.

Башкортстан "кадыровлаша" башладымы?

Азат Бадрановның киләчәктәге карьерасы турында сөйләгәндә, экспертлар аның республика эчке сәясәтенә йогынтысы артачак дип фаразлый.

— Статусы, йогынтысына караганда, аның вазифасы иң әһәмиятле һәм ул башлыктан башка беркемгә дә баш ими, — ди Уфа активистларының берсе. — Вице-премьер чагында Бадранов "эз калдырып йөрде" — халык арасына чыкты, төрле вазифаларга кирәкле кешеләрне куйды, кирәкле кешеләргә акча бүлү карарлары имзалады. Хәзер ул вице-премьер Урал Килсенбаев куллары һәм башка түрәләр ярдәмендә шул ук эшләрне башкарачак, әмма үзе күләгәдә калачак.

Кайбер экспертлар әгәр Бадранов сайлау кампаниясен яхшы уздырса, аны күтәрелеш көтә дип уйлый.

— Ул инде иң югары ноктага менеп җитте дияргә мөмкин. Әмма Хәбиров Башкортстанда әле озак утырса, аны республика башлыгы идарәсе җитәкчесе итеп тә куярга мөмкиннәр, — ди Уфадагы сәясәт белгече.

— Бадранов — Хәбировның иң ышанычлы кадры, — ди Уфадагы активист та. — Хәбировның фәрманнарын үтәү өчен хокук бозуга, хәтта җинаятькә дә барырга мөмкин.

Түрәнең сайлаудан соң вазифасында үсүе турында "Пруфы" басмасы күзәтүчесе Рамил Рәхмәтов та белдерде.

— Сентябрьдән соң, ә бәлки иртәрәк тә мин аны республика башлыгы идарәсе җитәкчесе дип күрәм, — диде Рәхмәтов.

Журналист сүзләренчә, "СВО"дан соң Бадранов "ярдәмчелрәк, кешелеклерәк" була башлаган, "агрессиясе кимегән".

Башка бер мәкаләдә Рәхмәтов Бадрановның "СВО"дан кайткач Урал аръягы халкы белән баштан башлап яхшы мөнәсәбәтләр көйләү шансы бар" дип язды.

"Idel.Реалии" сораштырган экспертлар Бадрановның кайтуы белән Башкортстанның иҗтимагый тормышында милитаризм көчәячәк дип уйлый.

— Карьерада шундый күтәрелеш Башкортстанның "кадыровлаша" башлавын сөйли, — дип кисәтә аноним шартларда Уфаның тагын бер сәясәт белгече. – Мондый әйбер кайбер милли республикаларда сизелә башлады. Аларның башлыклары "тик-ток" гаскәрләр төзи, дөрес, алар күбрәк мәгълүмати киңлектә генә гөрли.

Уфа активисты бу уңайдан Азат Бадранов контролендә Украинада сугышучы Башкортстан батальоннарына һуманитар һәм башка ярдәм функциясе, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм кала ди.

Башкорт сәяси эмигранты Руслан Габбасов та аның сугыш кешеләре белән элемтәләре саклана ди.

— Радий Хәбиров һәм аның такымының "X" сәгате сукканда, ягъни Русиядә федераль үзәк хәлсезләнеп, фетнә башлануга планнары бардыр дип уйлыйм. Хәбиров һәм хәбировчылар хакимият һәм гомерләре өчен бөтен булган ысуллар белән, шул исәптән көч ярдәмендә көрәшергә тырышачак. Бадрановка бу очракта төп рольләрнең берсе билгеләнгән булырга мөмкин. Аның "СВО" кешеләре белән, командирлар белән элемтәләре бар, ул анда үзенең "титушка"ларын да алды. Шигем юк, Хәбиров кушуы белән ул мондый кешеләрне әле дә җыя, — диде Габбасов.


Кем ул — Азат Бадранов

Азат Бадранов 1986 елның 6 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Мәскәүдә Бауман исемендәге техник университетны тәмамлаган, Русия фәннәр академиясендә Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасында белем алган.

2010-2013 елларда юрист белгечлегендә вазифалар башкара. 2013–2014 елларда Русия думасында депутат ярдәмчесе була. Шулай ук Башкортстан Фәннәр академиясендә кече фәнни хезмәткәр, Мәскәү өлкәсе Голицыно шәһәре идарәсендә эксперт, Русия кеше хоуклары вәкаләтле вәкиле идарәсендә белгеч-эксперт булып эшли.

2018 елда Башкорстан җитәкчесенең иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары, 2019-2020 елларда бу идарәнең җитәкчесе була.

2019 елда V Дөнья башкортлары корылтаеның пленар утырышы алдыннан Бадранов корылтайда катнашырга ниятләгән "Башкорт" оешмасы лидерларының берсе Фаил Алчыновны "ул исемлектә юк" дип алып китте, аны бинаның хезмәт бүлмәсенә кертеп яптылар". Радий Хәбиров та катнашкан әлеге корылтайда җәнҗал чыкты, моннан соң Бадранов һәм идарәнең милли сәясәт бүлеге мөдире Ришат Сабитов эшләреннән җибәрелер дип фаразланган иде. Әмма Бадранов үсә генә барды. Хәбиров корылтай башланыр алдыннан килеп туган җәнҗалга үз фикерен белдереп, "шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" диде һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип кисәтте. Берничә көннән Бадранов Башкорстан җитәкчесенең иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе итеп билгеләде. Ә 2020 елның маенда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.

Шул ук елның җәендә Куштау шиханын "Сода" ширкәтенә эшкәртергә бирүгә каршы зур протестлар башланды. 2020 елның 11 августында Радий Хәбиров Азат Бадарновны милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вице-премьер итеп билгеләде. 15 августта Куштауны яклаучылар корган чатыр аланын "титушка"лар тар-мар итте.

— Бадранов анда 2020 елда үзе төзегән "Урал арты иҗтимагый инициативалар берлеге" (СоиЗ) оешмасыннан "титушкалар" китерде. Әлеге оешмага бокс федерациясе спортчылары кергән иде. Ә Ишембай районы башлыгы Азамат Абдрахманов җирле "титушкаларны" кулланды һәм бергә алар аланны җимерә башлады", дип сөйләде "Idel.Реалии"га Куштау яклаучыларының берсе.

— Куштауда милләтчеләр, ваһабчылар һәм сәләфи хәрәкәте вәкилләре бар иде, — диде Бадранов соңрак башкорт милли хәрәкәте активистларына карата оештырылган репрессияләрне аклап.

2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды. Каршылык югары ноктага җиткәч, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык янына килергә мәҗбүр булды. Сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде. "Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчте. Соңрак активистларны куып тараттылар.

Башкорт экология активисты Илдар Йомаголовны кыйнауда да Азат Бадрановның кулы уйнаган диючеләр булды. Йомаголовны ике ир 2021 елның 18 апрелендә кыйнады. Бер айдан артык ул хастаханәдә ята, аннан соң да озак вакыт реабилитация уза, башта инвалид арбасында гына йөрде, аннары култык таягына таянып йөрергә мәҗбүр булды. Гаепләү документында әйтелгәнчә (аның күчермәсе редакциядә бар), бу кешеләр Йомаголовны башка бер зат кушуы белән кыйнаган. Йомаголовның файдалы казылмалар табу оешмалары эшчәнлегендә хокук бозуларны ачыклавы "файдалы казылмаларны башка төрле юл белән табуны алга сөргән билгесез затта канәгатьсезлек уяткан" диелә документта.

Кыйнарга кушучының исеме аталмый, ул эш аерым карала башлаган, ләкин соңрак туктатып торганнар.


Башкортстанның бәйсез матбугат чаралары һәм Telegram каналлары һөҗүм оештыруга республика башлыгы идарәсе түрәләре катышкан булырга мөмкин дип язды. Аерым алганда хөкүмәт вице-премьеры Азат Бадранов һәм хакимиятләр контролендәге СОИЗ активистлары аталды.

Бу хакта Башкортстандагы эчке эшләр министрлыгындагы чыганакка сылтанып, журналист Рамил Рәхмәтов та язды.

"Биллинглар, сөйләшүләр, күзгә-күз очрашулар һәм башка мин сезгә тишә алмый торган әйберләр әлеге кешеләрнең (Йомаголовны кыйнаучыларның - ред.) Азат Бадранов белән элемтәсен күрсәтә, шуңа күрә аларны җинаять эшеннән чыгарганнар", дип язды соңрак Рәхмәтов.

Җанисәп чараларын да Бадранов контольдә тотты. Русиядә 2021 елда халык санын алуның рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда башкортлар һәм урыслар саны арткан, татарлар саны кимегән. 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Башкортстанда башкортлар саны 47%, ягъни 405 мең кешегә арткан. Татарлар саны — 173 меңгә, яки 13% кимегән."Башкорт-татар дуслыгы" турында сөйләшү өчен Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев күп тапкырлар Башкортстанга килде, анда Азат Бадранов белән дә очрашты. Моның ярдәме булмады.

Бадранов шулай ук башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын алга сөрү яклы.

2022 елның ноябре башында гаскәрдә хезмәт иткәне булмаса да, Азат Бадранов сугышка лейтенант булып китте. Түрә ул чакта әйтүенчә, аңа лейтенант исемен саклану министрлыгы Башкортстанның хәрби комиссариаты тәкъдиме белән биргән. "Бүген офицерлар җитми. Минем идарә итү тәҗрибәмне, югары белемем булуны исәпкә алып, хәрбиләр лейтенант була алуымны карар иткән", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG