Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелгән


Куштау
Куштау

Карар Русия табигый ресурслар һәм экология министры белән килештерелгән, Хәбиров тарафыннан имзаланган.

Башкортстандагы Куштау шиханына төбәк дәрәҗәсендәге аеруча сакланучы табигать биләмәсе – табигать һәйкәле статусы бирелде. Бу турыда боерыкка республика җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйган. Карар бүген иртән Русия табигый ресурслар һәм экология министры белән килештерелгән, Хәбиров тарафыннан имзаланган.

Куштауны сода ширкәте өчен чимал буларак куллануга каршы халык күтәрелгәннән соң Хәбиров тауга саклау статусы биреләчәк дип вәгъдә иткән иде. 24 августта аның шушы сорау белән Русия табигать министрлыгына мөрәҗәгать иткәне билгеле булды. Мөрәҗәгатендә ул Куштау шиханы, Торатау һәм Йөрәктау кебек үк, төбәк күләмендә табигать һәйкәле булып тора дип белдерде.

XS
SM
MD
LG