Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыштан кайткан түрә Азат Бадрановны Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләгәннәр


Азат Бадранов
Азат Бадранов

Бадранов бу вазифада Урал Килсенбаевны алыштырачак. Ә Килсенбаевның үзен элек Бадранов эшләгән вазифага билгелиләр.

Башкортстанның гаскәрдә хезмәт итмәгән килеш сугышка киткән беренче вице-премьеры Азат Бадрановны яңа вазифага билгеләгәннәр. Ул хәзер Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары булачак. Бу хакта хөкүмәт киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте, дип җиткерә "Аспекты".

Басма язуынча, ул бу вазифада Урал Килсенбаевны алыштырачак.

Шулай ук Бадранов 2021 елда оештырылган җир асты байлыклары мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе булачак. Сугышка киткәнче дә ул бу комиссия белән җитәкчелек иткән иде.

Урал Килсенбаевны премьер-министрның беренче урынбасары вазифасына күчерәчәкләр. "Ул элегрәк Азат Бадранов үтәгән функцияләрне үтәячәк", дигән Хәбиров.

  • 2022 елның ноябре башында гаскәрдә хезмәт иткәне булмаса да, Азат Бадранов угышка лейтенант булып киткән иде.
  • Түрә ул чакта әйтүенчә, аңа лейтенант исемен саклану министрлыгы Башкортстанның хәрби комиссариаты тәкъдиме белән биргән.
  • "Бүген офицерлар җитми. Минем идарә итү тәҗрибәмне, югары белемем булуны исәпкә алып, хәрбиләр лейтенант була алуымны карар иткән", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG