Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә хезмәт итмәгән Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов сугышка лейтенант булып китәчәк


Азат Бадранов
Азат Бадранов

Ул сугышка якын көннәрдә китәргә тиеш.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов сугышка лейтенант булып китәчәк. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Бадранов "Мин сугышка бүген үк китергә әзер, әмма саклану министрлыгы киләсе атнада китәм дип хәл иткән," ди.

Түрә әйтүенчә, аңа лейтенант исемен саклану министрлыгы Башкортстанның хәрби комиссариаты тәкъдиме белән биргән.

"Бүген офицерлар җитми. Минем идарә итү тәҗрибәмне, югары белемем булуны исәпкә алып, хәрбиләр лейтенант була алуымны карар иткән", дигән ул.

Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) булачак.

Бадранов мобилизациягә эләкмәгән, ихтияри булып язылган, диелде.

Бадрановның хәрби киеменә исем фамилиясеннән тыш, беренче вице-премьер булуы турында да язылган.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.
  • Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе.
  • Башкортстанда Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Әлеге батальоннар сентябрь башында Украинадагы сугышка керде диелде.
  • 1 октябрьдә республикада Салават Юлаев батальоны төзүләре турында билгеле булды

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG