Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бадранов сугыштан кайтты. Социал челтәрләр ни яза?


Азат Бадранов. Архив фотосы
Азат Бадранов. Архив фотосы

Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтты да яңа вазифага билгеләнде. Шул ук вакытта контрактлары тәмамланып та сугыштан китә алмаучыларның якыннары бу хәлгә социал челтәрләрдә канәгатьсезлек белдерә.

15 апрель көнне Азат Бадранов республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнде. Сугышка кадәр ул вице-премьер вазифасын башкарды. Украинадагы сугыштан узган атнада кайтып, Бадранов 8 апрельдә хөкүмәт утырышында катнашты.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.

Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.

Кайтырга күрсәтмә бирелүнең төп сәбәбе - 2024 елның көзендә узачак Башкортстан башлыгын сайлау алдыннан республикада эчке сәяси идарәне көчәйтү кирәклеге.

Хәбиров аңлатуынча, әлеге карар, ягъни Бадрановны кайтару ел башындагы Баймактагы протестлар сәбәпле кабул ителгән. Бадранов сугышка киткәнче республикада милләтара, мәдәни өлкә кураторы булды. Ул милләтчеләргә каршы торучы һәм Хәбировның баш идеологы буларак билгеле.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин төбәкләрдә сугыштан кайткан ветераннарны җитәкче вазифаларга билгеләү турында әйткән иде. Бадрановны яңа вазифага билгеләү шул мантыйкка да туры килә.

Узган атнада Хәбиров Путин белән очрашуда республика башлыгы вазифасында калырга рөхсәт сорады. Путин аның ниятен хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты. Моңа кадәр Башкортстанда яшәүчеләр берничә тапкыр Путиннан Хәбировны вазифасыннан җибәрүен сораган иде. Мөгаен, бу шуңа ишарә булгандыр.


Бадрановның кайтуы социал челтәрләрдә тәнкыйтькә тотылды, чөнки контракт төзеп берничә айга гына китүче ирләрнең күпчелеге килешү беткәч тә сугыштан кайта алмады. Моны Путинның мобилизация турындагы фәрманы гамәлдә булуы белән аңлаттылар. Хәтта контракты беткәннән соң китәргә ярамаганны белмичә өенә кайткан Башкортстан егете Рафаэль Миграновны алты елга хөкем дә иттеләр.

— Контрактлары дүрт айга төзелде дип беләм. Ул анда алты ай чамасы булды. Хәрби бүлектән җидесен дә бер вакытта кайтарып җибәрделәр. Качып китү булмады, дип сөйләгән иде туганы.

Мигранов кайта һәм янә үзенең элекке эшенә – тимер юлдагы эшенә керешә. Туган ягында аны каһарман буларак каршы алалар, ул мәктәп балалары белән очрашуга да килә. Ләкин ике ай чамасы узганнан соң полиция килә һәм Рафаэльне алып китә. Аңа "дезертирлык" маддәсе нигезендә эш ачыла һәм мәхкәмә алты елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгара.

Украинада сугышып кайткан егетне дезертирлык өчен алты елга хөкем иткәннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Шулай ук яраланган килеш кайтып та, тулысынча дәвалана алмыйча кабат сугышка китүчеләр дә очрый. Шактыйдан ялга кайта алмаучылар бар. Әлеге хәлләрне күргән халык Бадрановның кайтуына ачу белдерә.
Бу хакта социал челтәрдәге язулардан да күрергә була. Азатлык шуларны туплады.

Социал челтәрләрдә аеруча да "ник безнең ирләребезне җибәрмиләр, ә Бадрановка кайтырга рөхсәт ителә" дип зарланучылар күп.

"Менә шулай егетләр берәүләр тылда утыра, аннары кайтып медальләр ала. монда да гаделлек һәм тигезлек юк", ди "Вконтакте"да Руслан Кәлимуллин.

Башкортстанның элекке түрәсе Дилара Гундорова сугыштагы ирнең берсе бу уңайдан үзенә шигырь язып җибәрүен әйтә.

  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлаттты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG