Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Хәбиров Путиннан республика башлыгы вазифасында калырга рөхсәт сорады. Моңа кадәр Башкортстанда яшәүчеләр берничә тапкыр Путиннан Хәбировны вазифасыннан җибәрүен сораган иде.

Бүген, 9 апрельдә Кремльдә Русия президенты Владимир Путин белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров очрашты.

"Минем көз көне вәкаләтләремнең вакыты чыга, - диде Хәбиров Путинга, - шуңа әгәр ышанычыгыз булса, бу эшне дәвам итү турында сездән сорыйсым килгән иде. Булган ниятләрне тормышка ашырырга, республиканы үстерү тизлеген тәэмин итәргә тырышыр идем. Әмма, әлбәттә, сезнең карарыгыз һәм сезнең ышанычыгызга карап эш итәчәкмен".

Моңа җавап итеп Русия президенты: "Тулаем алганда бар да килеп чыга, ниятләр дә күп, нәтиҗәләр дә яхшы. Шуңа сезне хуплау өчен үзем ягыннан барысын да эшләрмен, тик әлбәттә кешеләр үзләре сайлаячак. Аеруча бу чорда кешеләр белән турыдан-туры эшләргә, ешрак һәм күбрәк очрашырга, тыңларга кирәк, чөнки эш бүлмәләреннән торып кына барысын да күреп тә, ишетеп тә булмый бит", диде.

Очрашу башында Украинадагы сугыш турында да сөйләшеп алдылар.

Башкортстан башлыгы республика хакимиятләре өчен "махсус хәрби операциягә"(Украинага һөҗүмне ул шулай атады- ред.) ярдәм итү - иң төп бурыч булып тора диде. Башкортстанда бу максатларда 39 төрле республика ярдәме күрсәтелә, ике елда моңа җиде миллиард сумнан артык акча китте дип искәртте.

"Владимир Владимир улы, бездә мобилизацияләнгәннәр дә, саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр дә, ихтыярилар да күп, шуңа гаиләләр саны да күп. Безнең уйлавыбызча, без бу эшне тиешенчә җайладык, һәр гаилә безнең игътибар астында булды", дип тә өстәде.

Моңа кадәр Владимир Путиннан берничә тапкыр Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сораганнар иде. Мәсәлән Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды.

Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.

Былтыр ноябрь ахырында да Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сорады. "Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.

Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".

Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", ди ул.

  • Быел гыйнвар аенда Уфада һәм Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап каршылык чаралары узды. Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров әләкләгәннән соң ачтылар. Куәт оешмалары вәкилләре җыелган халыкны көч кулланып таратты һәм шуннан соң 80нән артык кешегә киңкүләм тәртипсезлекләрдә ктнашу турында җинаять эшләре ачылды.
  • Хәбиров Алсыновны хуплап чыккан кешеләрне тәнкыйтьләп килде. Ул аларны "сатлыкҗаннар" дип тә атады, экстремизмда да гаепләде. Тоткарланган чакта үлгән Рифат Даутовны искә алырга теләүне исә "җирәнгеч һәм оятсыз" тәкъдим дип әйтте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG