Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Фаил Алсыновны һәм аның тарафдарларын "сатлыкҗаннар" дип атады һәм каршылык чаралары өчен үзен дә гаепләде


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Аның фикеренчә башкорт активистлары Руслан Габбасов, Фаил Алсынов һәм Фәнзил Әхмәтшин "тыныч көтүче, яхшы экоактивистлар һәм ватанпәрвәрләр" булып кылана. "Мин дәшми тормаячакмын, без бу егетләрнең чын йөзен ачачакбыз", дигән башлык.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кичә. 17 гыйнварда активист Фаил Алсыновны хуплап Баймакта узган һәм меңләгән кешене үзенә туплаган каршылык чарасына беренче тапкыр фикер белдерде.

Ул кайчандыр Алсынов җитәкләгән "Башкорт" оешмасының вәкилләре — сатлыкҗаннар, чөнки алар Башкортстанның Русиядән аерылып чыгуына, "партизаннар сугышына" чакыра, ди.

"Эшли башлаган беренче көнемнән алып мин экстремизмга һәм вазгыятьне какшатырга тырышуларга түзеп тормаячагымны әйттем", дип язган башлык үзенең Telegram-каналында.

Хәбиров башка кешеләргә "бу кешеләрнең асылын ахырга кадәр ачып бирә алмаганга" "үзенең дә гаебе булуын", моңа борчылуын әйтә. Аның фикеренчә башкорт активистлары Руслан Габбасов, Фаил Алсынов һәм Фәнзил Әхмәтшин "тыныч көтүче, яхшы экоактивистлар һәм ватанпәрвәрләр" булып кылана. "Мин дәшми тормаячакмын, без бу егетләрнең чын йөзен ачачакбыз", дигән башлык.

Алсыновка чыгарылган хөкем карарын республика башлыгы "авыр" дип, ә киңкүләм тәртипсезлекләр турындагы маддәне (Баймактагы каршылык чарасында тоткарланганнарны шул маддә нигезендә гаеплиләр) "бик авыр" дип атаган.

"Безнең кешеләргә, баймакларга, гомумән безнең җәмгыятькә бик рәхмәтлемен. Баймакка бөтен республикадан берничә йөз кеше килде, Баймакта яшәүчеләр килде, карап тордылар да кайтып киттеләр. Кабат искәртәм, безгә бу кешеләрнең кемнәр булуы турында активрак сөйләргә кирәк", дип язган Хәбиров.

  • 17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Шәһәргә машиналарны кертмәделәр. Шуңа карамастан кешеләр машиналарын юлда, ишек алларында калдырып, мәхкәмә бинасы янына җәяү килде. Мәхкәмә бинасы янына меңләгән кешенең җыелды. Алар "Азатлык" дип кычкырды. Төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше җыелган.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "массакүләм тәртипсезлекләр" турында җинаять эше ачты.
  • Чит илгә китәргә мәҗбүр булган активист Руслан Габбасов озак еллар Фаил Алсынов белән бергә көрәште. Ул Алсыновның хөкем карары турында фикерен әйтеп, хакимият бүген үзенә хөкем карары чыгарды дип әйтте. "Кызганыч, Башкортстан халкының өметләре акланмады, Фаил Алсыновка 4 ел төрмә карары чыгардылар. Хакимият курка. Хәбиров үзеннән күпкә дәрәҗәле булган Фаилне иректә калдырырга шүрләде. Хакимият үз-үзенә карар чыгырады, ул үзе дә тиздән мәхкәмә каршына басачак, шул вакыйгаларны ул үзе якынайтты", диде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG