Accessibility links

Баймакта экология активисты Илдар Йомаголовны кыйнаганнар


Илдар Йомаголов
Илдар Йомаголов

Аяклары чәрдәкләнгән активист авыр хәлдә операция көтә. Аны кара киемле һәм битлекле билгесез өч кеше бейсбол таяклары белән кыйнаган.

Якшәмбе көндез Башкортстанның Баймак шәһәрендә экология өчен көрәшеп йөрүче активист Илдар Йомаголовка һөҗүм ясалган. Кара кием һәм кара битлек кигән өч кеше аны биталар белән кыйнаган. Активистның кабыргалары, аяклары сынган, бер аягының сөяге чәрдәкләнгән булганга, операция таләп ителә. Бу турыда активист үзе Idel.Реалиигә сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кыйнаучылар бер сүз әйтми һөҗүм иткән, ни өчен кыйнаулары билгесез. Әмма активист үзе бу аның алтын чыгару карьерларында экология бозу очраклары турында җәмәгатьчелеккә хәбәр салуы, республикада алтын чыгаруны контрольсез алып баруга каршы көрәшүе белән бәйле булырга мөмкин ди.

Баймак районының тагын бер экология активисты Илсур Ирназаров әлеге һөҗүмне Илдар Йомаголовны һәм гомумән Урал арты һәм Башкортстан экоактивистларын куркыту өчен эшләнгән дип саный.

Илдар Йомаголов Әбҗәлил районында Кыркытауны саклап калу акциясендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булды, шулай ук Куштау шиханын яклауда да катнашты. Авыл җирләрен республика җир министрлыгына бирү канунына каршы имзалар җыюны оештырды. Соңгы атналарда активист Баймак районы Югары Мәмбәт авылы янында алтын чыгару карьеры ачылу ихтималына бәйле хәлләр белән шөгыльләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG