Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада республиканың җир турындагы канунына үзгәрешләр кертүгә каршы халык җыены узды


Башкортстанда Бик Карамалы авылы күренеше

Канунга үзгәрешләргә ярашлы, авыл җирлекләрендәге биләмәләр республика хакимияте карамагына күчә

Уфада “Гостиный двор” сәүдә үзәге каршында Башкорстан корылтаеның “Җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” республика канунына төзәтмә кабул итүенә каршы халык җыены узды. Әлеге төзәтмә нигезендә республикадагы муниципаль җир биләмәләре Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагына күчә. Халык бу канун кабул ителсә авыл җирләрен хакимият анда яшәүчеләр фикерен санга сукмыйча үзе теләгәнчә файдалана алачак дип борчыла.

Җыенда катнашучылар “җир безнеке булып калырга тиеш” дип белдергән. “Монда безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, киләчәк буыннар яшәячәк. Җирне бирмибез – җир халыкныкы” дигән активистлар, бу сүзләрне ProUfu.ru китерә.

Канунга төзәтмәгә каршы имзалар җыю барганы да әйтелә. Җыенда катнашучылар бер меңнән артык имза җыелганын әйткән. Бу теманы яктыртып баручы “Куштау online” Telegram-каналы мәгълүматынча, 12 меңнән артык имза җыелып, Башкортстан парламенты - Корылтайга тапшырылган.

Моннан тыш, “Голос РБ” рәсми сайтында республикада яшәүчеләрнең шушы ук таләп белән петициясе дә дөнья күрде.

Җир белән идарә итүне муниципалитетлардан алып, республика хакимият органнарына тапшыручы төзәтмәләрне Корылтай 17 сентябрьдә беренче укылышта хуплады. 68 депутат төзәтмәләрне яклап тавыш бирде, 14 депутат моңа каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG