Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан авыллары алтын чыгаручыларга каршы көрәшә


Алтын
Алтын

Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы ике күрше район Әбҗәлил белән Баймактагы күрше авыллар Хәлил белән Басай алтын чыгаручыларга каршы берләшкән.

Аерым булсак, безне берәм-берәм юк итәчәкләр дип алар үзара ярдәмләшә, хәбәрләшеп тора. Ике авылның да янында алтын эзләү һәм чыгару өчен лицензияләр "Весна" ширкәтенә бирелгән. Бу ширкәтне тумышы белән Сибайдан булган Петр Анищенко җитәкли. Дүрт ел элек бу ширкәт Басайдан өч чакрымдагы Япракты карьерында алтын эзләү һәм чыгару өчен лицензия алган булган һәм анда инде алтын чыгару эшләре бара.

Яңа җир кишәрлекләрен алтын эзләү һәм чыгару өчен арендага бирү аукционы җәй ахыры - сентябрь башында узган. Әмма бу авылларның кешеләре алтын юуда терекөмеш һәм башка зарарлы матдәләр кулланыла, нәтиҗәдә һава, су һәм җир пычрана дип кискен каршы чыкканнан соң, хәтта Салават Юлаев күтәрелешен кабатлау белән янаганнан соң, алтын эзләү эшләре әлегә кичектерелеп тора.

Хәлил авылы
Хәлил авылы

2018 елда "Башкортстанның иң матур авылы" дип танылган Хәлил авылында 1100ләп кеше яши. Әбҗәлил районы чигендәге бу авыл халкы якында гына урнашкан ике җир кишәрлегенең алтын чыгару өчен аукционга куелуы турында узган җәйдә очраклы рәвештә “Коммерсантъ” газетыннан гына күреп ала. Аукционнар 5 сентябрьгә билгеләнгән була. Әмма Дарулы елгасы янындагы кишәрлектә алтын чыгару хокукын сату аукционы узмый кала, чөнки анда катнашучы ике көндәшнең берсе, документлары тиешенчә тапшырылмау сәбәпле, аукционда катнаша алмаган. Шулай да бу аукцион өч ай узгач яңадан уздырылырга мөмкин. Шуңа күрә авыл халкы әлеге җир кишәрлеген аеруча сакланучы җир буларак теркәтү эшен башлаган.

Хәлил авылы урамы
Хәлил авылы урамы

Авыл активистлары республикадагы табигый байлыкларны куллану идарәсе “Башнедра”га да бу кишәрлекләр турында рәсми рәвештә сорау җибәргән. “Башнедра”дан Хәлил авылына килгән җавап хатында бу җир кишәрлекләренең барлык канун шартларына туры китереп арендага бирелүе, Әбҗәлил һәм Баймак районнары башлыкларыннан да аларның аеруча сакланучы җир булмавын раслаучы хатлар алынганлыгы белдерелә.

Мәрзия Ирназарова
Мәрзия Ирназарова

Шушы авыл кешесе, сәламәтлек өлкәсендә кәсепчелек белән шөгыльләнүче Мәрзия Ирназарова Азатлыкка “Без бу Дарулы кишәрлегендә алтын чыгару эшенә юл куймау өчен ашыгыч рәвештә чаралар күрергә тиеш, чөнки алтын чыгарылырга тиешле урыннан соң Дарулы елгасы түбәнгә таба агып безнең авылның нәкъ уртасыннан үтә”, диде.

Ә менә авылдан өч кенә чакрым көньякта, Солтанкүл исемле күл янындагы кишәрлек инде сатылган. Дөресрәге, бу кишәрлектән алтын эзләү һәм чыгару хокукы 8 660 600 сум түләгән “Весна” ширкәтенә бирелгән. Хәзер Хәлил халкы бу аукцион нәтиҗәсен гамәлдән чыгару өчен көрәшә. Хикмәт шунда ки, Солтанкүл янында күп еллар элек алтынны башка ысул белән юучылардан калган карьерларга су тулып анда яңа аерым күлләр барлыкка килгән.

Яндекс харитасында Солтанкүлдән көньяктарак, 200-250 метр ераклыкта барлыкка килгән күлләр
Яндекс харитасында Солтанкүлдән көньяктарак, 200-250 метр ераклыкта барлыкка килгән күлләр

Авыл халкы ул урынны Алтынды дип атаган. Һәм шул күлләрнең берсеннән кечкенә генә бер инеш Солтанкүлгә агып чыга. Әмма “Весна” ширкәтенә бирелгән кишәрлектә урнашкан бу күлләр Росреестр харитасында бөтенләй теркәлмәгән. Канун нигезендә андый сулыкларга якын урында мондый эшләр алып бару тыела. Ә “Весна” ширкәте нәкъ менә шушы күлләр янында алтын эзләргә һәм чыгарырга җыена.

Росреестр харитасында Алтынды күлләре юк
Росреестр харитасында Алтынды күлләре юк

“Безнең бөтен печәнлекләр, шул кишәрлеккә һәм аның тирәсенә эләгә. Солтанкүл пычранса, аннан Карасаз инеше Кызыл елгасына, ә Кызыл Уралга коя. Хәзер алтын табуда терекөмеш һәм башка куркынычлы матдәләр кулланыла һәм алар елгаларга эләгеп бар дөньяны пычрата”, ди Ирназарова.

Күптән түгел Алтындыда Күмертау активисты Диана Демидова да булып киткән.

Error rendering VK.

Район хакимияте исә авыл янында алтын чыгара башлау кешеләрнең һәм малларның сәламәтлегенә зыян китерәчәк диючеләр белән килешми. Хәлил авылы халкы белән бу мәсьәләгә багышланган очрашуда Әбҗәлил районы башлыгы Илдар Нәфыйков “кешеләр дә, маллар да үләчәк дияр алдыннан башта килсеннәр әле, портфельләреннән документларын чыгарып күрсәтсеннәр, ниләр эшләргә җыенуларын сөйләсеннәр” дип белдергән.

Error rendering VK.

Сентябрь ахырында Хәлил авылы халкы республика башлыгы Радий Хәбировның районга килергә җыенуы турында хәбәр ишетеп, мөрәҗәгатьләр, документлар әзерләп, аның белән очрашуга барырга җыенган. Әмма Хәбиров Яктыкүл авылында төбәктәге район башлыклары белән очрашу гына уздырып кире Уфага кайтып киткән.

“Весна” ширкәте Баймак районының Хәлилгә якын гына урнашкан Басай авылы янында да алтын эзләү өчен җир кишәрлеге алган. Басайда 300дән артык кеше яши. Авылдан 300 метр гына ераклыктагы бу 11 һектар кишәрлек муниципаль җир санала. Анда авыл халкының печәнлеге булса да, кешеләр аны үзләренеке итеп теркәмәгән.

Басай янында алтын чыгаручы өчен бирелгән җир кишәрлеге
Басай янында алтын чыгаручы өчен бирелгән җир кишәрлеге

“Весна” ширкәте җитәкчесе Петр Анищенко сентябрь башында Басай халкы белән очрашуда бу җир кишәрлегендә алтын чыгару әле башланмаячагын, 2023 елга кадәр анда алтын булу-булмавын ачыклау эшләре генә алып барылачагын, алтын табылган очракта кишәрлекнең алтын чыгаручы ширкәткә сатылачагын белдергән. Анищенко шулай ук мин үзем дә Сибайда туып үстем, карьердан 500 метр ераклыкта гына яшим, менә исән-сау картайдым дип Басай халкына бернинди экологик куркыныч янамавы турында аңлатырга тырышкан. Ул авыл халкына кышын юлларны кардан чистартырга да вәгъдә иткән. Әмма авыл халкы аңа ышанмый. Очрашуда катнашучы авыл халкы күмәкләшеп Салават Юлаев күтәрелешенең кабатлану мөмкинлеге турында кисәткән.

Error rendering VK.

Басай авылы активисты Миңлегөл Янтилина "Безнең авыл янында алтын чыгара башласалар, һава да, су да, җир дә пычраначак. Безнең маллар гел шунда йөри, ә без бит мал белән яшибез. Зарарланган үләнне мал ашаячак, без шуның итен ашаячакбыз, сөтен эчәчәкбез. Без генә түгел, алтын чыгаручылардан аккан су үз юлында җиде авылны пычратып Сибайга барып җитәчәк”, дип белдерде Азатлыкка.

Авылдан биш чакрымлап көньяктарак Мостай утары урнашкан, анда сәламәт этнотурлар оештырыла, туристлар ял итәргә килә, кымыз эчәргә килә. Аларның да маллары шул тирәдә йөри.

Басай авылы
Басай авылы

“Безнең район башлыклары үз җирләребезне килмешәкләргә биреп талата. Темәс янында таш карьеры Кавказдан килгәннәргә бирелгән иде. Безнең авылдан өч чакрым ераклыкта Япраклы карьерында Казакъстан кешеләре алтын юа. Аның янында гына төзелеш ташлары карьерлары бар. Аларның хуҗалары гел алышынып тора, берсе килә дә, бераз эшләгәч икенчегә тапшырып китә, аннан өченчесе килә, гел шулай кулдан кулга күчеп тора. Ә ул карьерлардан халыкка бер файда да юк. Урамда ут та, юл да юк. Ярар, уты да, юлы да булмасын ди. Хәзер бит безгә яшәргә мөмкинлек бирмәскә, чиста су эчәргә, чиста һава суларга мөмкинлек бирмәскә телиләр. Әмма халык нык тора, халык инде сәнәк күтәреп чыгарга да әзер”, ди Янтилина.

Анищенко исә үзенең бернинди дә канунны бозмавын, бу җир кишәрлеген алтын эзләү һәм чыгару өчен бирү турында карарның федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгәнлеген әйтә һәм сезнең җирегез ихатагызны әйләндереп алган койма белән генә чикләнә, койманың тышкы ягындагы җирләр сезнеке түгел ди.

Error rendering VK.

Басай халкының шундый кискен ризасызлыгы нәтиҗәсендә авыл янында алтын эзләү эшен башлауны кичектергәннәр. Әмма авыл халкы кешеләр анда "Весна"ның эше яңартылырга мөмкин дип борчыла һәм ул җирне үзенә яздыру юлларын эзли.

XS
SM
MD
LG