Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски краенда ике колония ябыла, тоткыннарның күбесе сугышка киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төбәкнең Кеше хокуклары вәкиле Марк Денисов сугыш беткәч аларны кабат ачачаклар дип саный.

Быел Красноярски краенда Громадски бистәсендәге 16нчы һәм Арейское авылындагы 7нче колонияне, шулай ук башка җәзаларны үтәү оешмаларын ябачаклар. Төбәкнең Кеше хокуклары вәкиле Марк Денисов әйтүенчә, төзәтү колонияләрен экономия максатында япмакчы булалар - Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барганда аларда "тоткыннар саны да кимегән". Бу хакта "Проспект мира" басмасы җиткерә.

Колонияләр бу бистәләрдә яшәүчеләрне иң күп эш урыннары белән тәэмин иткән җирләр булган, шуңа күрә Денисов алар ябылганнан соң да проблемнар кала дип саный. Ә сугыш беткәч Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә (ФСИН) аларны кабат ачарга туры киләчәк ди ул.

"Иртәме-соңмы бу сугыш бетәчәк. Бөтен әйбер үз урынына кайтачак", дип саный Денисов.

Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

  • Быел мартта Русия Думасы контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Ноябрь башында Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләде.
  • Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG