Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа җитәкчеләре финанс кризисы турында сөйләшә


Парижда Европаның төп илләре җитәкчеләре дөньядагы финанс кризисына каршы чаралар турында сөйләшү өчен ашыгыч очрашуга җыелды.

Британия, Италия һәм Германия җитәкчеләре, шулай ук Европа үзәк банкы рәисе катнашучы очрашуны Франция президенты Николя Саркози җитәкли.

Рәсмиләр әйтүенчә, алар Европа финанс системасын тотрыклыландыру чаралары турында уртак фикергә килергә тырышачак.

Җомга көнне АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты АКШ икътисадын коткару өчен президент Джордж Буш идарәсе тәкъдим иткән 700 миллард доллар бүлү планын раслады.
XS
SM
MD
LG