Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Татар мәдәнияте зур югалту кичерде. Чәршәмбе көнне шагыйрь Харрас Әюп белән хушлашу мөрәсиме узды.

Ул 8 октябрьдә Жуковский урамындагы 9нчы йорт ишегалдында үтте.

Аны соңгы юлга озатырга сәнгать әһелләре, татар зыялылары һәм әдәбият сөючеләр җыелды. Аерым алганда, Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм башкалар бар иде.

Танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюп сишәмбе иртәнге йөгерү вакытында вафат булды. Ул 1946 елның 21 августында Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә үк шигырьләр яза башлаган Харрас университетта укыганда әдәби иҗат белән ныклап шөгыльләнә. “Әллүки” әдәби берләшмәсенә йөреп, тәҗрибә туплый, танылган язучылар белән аралаша. Шигырьләре республика газета-журналларында даими басылып килә.





Аның “Ышаныч” дип исемләнгән беренче китабы 1980 елда басылып чыга. аннары бер-бер артлы дөнья күргән,

“Кояшлы яңгыр” (1983),
“Кояш балкышы” (1985),
“Таң суы” (1987),
“Төнге кояшлар” (1989),
“Сабыр савытлары” (1992),
“Җәяүле буран” (1996),
“Көзге эзләү” (2001),
“Йөз яктысы” (2005)

кебек китапларын шигырь сөючеләр яратып укый.

“Ул үзенең шигырь-поэмаларында халкыбызның уй-кичерешләрен, заманның гыйбрәтле һәм әһәмиятле үзгәрешләрен, үзенең дөньяга карашын чын сәнгать ядкарьләре югарылыгында, күңелләрне кузгатырлык итеп әйтә белә иде”, дип әйтелде хушлашу мөрәсимендә.

Мәрхүм туган ягы Мөслим районы Түреш авылы зиратында җирләнде.



XS
SM
MD
LG