Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада 3 елга өч сайлау


Украина президенты Виктор Ющенко Югары Раданы тарату турындагы карарыннан соң, бу илдә инде 3 ел дигәндә өченче тапкыр сайлау узачак.

Украин халкы чәршәмбе кич дәүләт телевидениесеннән Виктор Ющенконың мөрәҗәгатен караганда аптырамады - ә моның булганы бар иде инде диебрәк кабул итте.

“Украина Конституциясе нигезендә, мин Югары Раданың 6нчы чакырылышы эшен туктатачагын раслыйм. Һәм вакытыннан алда узачак парламент сайлалуларына чакырам” диде Ющенко.

Ул бүгенге премьер-министр Юлия Тимошенкога сылтап, коалиция шул бер кеше аркасында таркалуын искәртте.

Виктор Ющенко
“Иманым камил, демократик коалицияне бер кешенең амбициясе – хакимияткә үрмәләргә тырышуы һәм шәхси фикерләрне дәүләт мәнфәгатьләренә караганда өстенрәк куюы таркалуга китерде”, диде президент.

Билгеле булганча, сентябрь аенда Тимошенконың блогы белән президентның “Безнең Украина” һәм тагын берничә фракция кергән коалиция таркалган иде. Ул чакта Тимошенко блогы белән “Төбәкләр партиясе” Ющенконың вәкаләтләрен чикли торган канунны яклап тавыш биргәннән соң, президент тарафлы фракция коалициядән чыгуын белдерде.

Ющенконың рәсми рәвештә парламентны таратып, 7 декабрьгә сайлаулар игълан итүен күп кенә сәяси көчләр тәнкыйтькә тотты. Тимошенко блогы парламент фракциясе җитәкчесе Иван Кириленко сайлауларга каршы булуын әйтте һәм бу Украинаның торгынлыгына китерәчәген белдерде.

“Ике ай - сайлау процессына, тагын ике ай тавышларны санау һәм тикшерү өчен, бер ай коалиция булдыруга һәм ике ай хөкүмәт оештыруга китәчәк. Бу бит барлыгы 7 ай була. Һәм шушы дәвердә ил бары коалиция мәсьәләре белән генә шөгыльләнәчәк килеп чыга”, диде ул.

7 декабрь көнне әфлисүн инкыйлабыннан соң, украин халкы өченче тапкыр сайлауга барачак. 2006 елның мартындагы сайлаулардан соң, президент белән парламентның тарткалашуы сәбәпле, 2007 елның сентябрендә шулай ук вакытыннан алда сайлау узган иде.

Еш кына сайлауга йөрү белән бергә гади халык инде премьер-министрның даими үзгәреп торуына да ияләште. 2005 елдан бирле Тимошенко гына ике тапкыр хөкүмәт башлыгы булды, шулай ук Русия тарафлы Виктор Янукович, Юрий Ехануров та бу вазыйфада эшләп карады.

Украинлылар илдәге бу хәлләргә төрлесе-төрлечә карый. Мисал өчен, Киевта яшәүче пенсионер Наталья декабрьдәге сайлауларга бармаячагын әйтте.

”Инде ничә тапкыр барырга була – бу бит мәгънәсез. Бездә сайлау бар, әмма бернинда алга китеш һәм нәтиҗә юк. Алар безнең илне җимерүчеләр”, диде пенсионер.

Украинадагы күп кенә сәяси аңлашылмаучанлыклар Көнчыгыш һәм Көнбатыш белән бәйле. Мисал өче, Грузия низагыннан соң, сентябрьдә Ющенко Көнбатыш урынына Мәскәү белән хезмәттәшлекне арттыруы өчен Тимошенконы тәнкыйтьләде.

Ющенко үзе исә НАТОга керүне максат итеп куя.

Шулай ук каршылыклар якынлашучы президент сайлаулары, ягъни әлеге тәхеткә дәгъва итү белән дә бәйле. Сайлау якынча 2010 елның 31 гыйнварына билгеләнгән. Ющенко, Тимошенко һәм Януковичның президентлык кәнәфие өчен көрәшүе шактый көчле булыр төсле.
XS
SM
MD
LG