Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты: Минскийга виза чикләүләрен киметик


Европа Берлеге парламенты берлек илләре хөкүмәтләрен, Беларуста демократик үзгәрешләргә ярдам итү өчен, ул ил җитәкчеләренә виза чикләүләрен йомшартырга чакырды.

Парламентның үтәлүе мәҗбүри булмаган карарында Берлекнең 35 Беларус җитәкчесенә, шул исәптән президент Александр Лукашенкога карата кайбер виза чикләүләрен сайлап күздән кичерү яки бетерү тәкъдим ителә.

Европа Берлеге Беларуста оппозицион төркемнәрне бастыруга ризасызлык йөзеннән ул чикләүләрне 2 ел элек керткән иде.

Соңгы арада Лукашенко көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга теләве турында ишарәләр бирә башлады.
XS
SM
MD
LG