Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зорькин: Конституция катып калган канун түгел


Бүген Русия президенты Дмитрий Медведев, Мәскәүдә мәхкамәләрнең эшенә, кануннарны үзгәртүгә кагылышлы рәсми очрашу үткәрде. Анда Русиянең Конституция мәхкамәсе башлыгы Валерий Зорькин, Югары мәхкамә һәм Югары Арбитраж мәхкамәләре башлыклары Вячеслав Лебедев һәм Антон Иванов булды.

Очрашуда президентның Федераль Җыенга юлламасында әйтелгән мәсьәләр тикшерелде.
Русия президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Медведев хокук саклау, сәяси системаны яхшырту, мәхкамә тармагын үстерү һәм коррупциягә каршы көрәшкә яңа сулыш өрү кирәклеге турында әйткән. Шул максатка ярашлы рәвештә, ул кануннарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән.

Валерий Зорькин бу очрашуда :«Бу юллама конституциянең 15 еллыгы алдыннан яңгырады, төп канун катып калган, тузанлы текст түгел, ул тере чынбарлык. Юллама, констуцияне хәзерге чынбарлыккны исәпкә алып, заманча телгә күчерә», - дип әйткән.
5 ноябрьдә ясаган юлламада Медведев конституцияне төгәлләү, парламентның һәм президентның вазыйфаны башкару мөтдәтен арттырырга тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG