Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция Әфганстанга тагын 110 солдат җибәрәчәк


Швеция Әфганстандагы хәрбиләрнең санын 110 кешегә арттырырга булды. Бүген бу хактагы карарны хөкүмәт кабул итте. Швеция шулай ук Әфганстанга бирелә торган ярдәмне бер ярым тапкырга арттырырга уйлый. Ил бу максатка ел саен 62 миллиард доллар тотмакчы.
Швеция НАТО оешмасына кермәсә дә, бу илнең хәрбиләре халыкара чараларда катнаша. Соңгы артудан соң илдәге швед солдатларының саны 500гә җитәчәк.
XS
SM
MD
LG