Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексий II җәназасы дәүләт дәрәҗәсендә үткәреләчәк


Рус православ чиркәве башлыгы Алексий II җәназасы дәүләт дәрәҗәсендәге чара итеп үткәреләчәк. Бу хакта Русия президенты фәрман чыгарды. Мәтәм чарасына Русия хакимияте җитәкчеләре, Рус православ чиркәве башлыклары, башка илләрнең чиркәү башлыклары, мөселман руханилары, дәүләт җитәкчеләре килергә тиеш.


Русия президенты илдә күңел ачу чараларын чикләргә кушты. Телевидение һәм радио каналлар күңел ачу тапшырылурын эфирдан алуы турында хәбәр итте. Мәскәүдә 2 көнгә яңа ел чыршылары, биналардагы бәйрәм утларын сүндереп торырга булганнар.

Мәскәү хөкүмәте җәназа сәбәпле җыелышын бер көнгә кичектергән. Мәскәүдә табут алып барылачак юлларда хәрәкт туктатылачак, шәһәр транспорты юлын үзгәртәчәк.

Мәтәм чарасын дәүләт телеведениесе туры эфирда күрсәтергә җыена. Русиянең читкә сөйләче “Русия авазы” радиосы да интернет сәхифәсе аша җәназаны русча һәм инглизчә аңлатмалар биреп, турыдан туры тапшырып барырга әзерләнә.

Мәскәүдә Гәйсә Мәсих чиркәвендә патриарх белән хушлашу йоласы бүген дә дәвам итте. Яңгыр астында кешеләр 5-6 сәгать буе чиратта торды. Хәбәрчеләр, чиратта өлкән кешеләрнең дә, балаларның да торуын билгеләп үтә, берничә көн эчендә табут янында 50 меңнән артык кеше булып киткән дигән хәбәрләр килә.
XS
SM
MD
LG