Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:19

Татар милләтенең Русия күләмендә үсеше өчен әзерләнүче федераль программаның асылы нидән гыйбарәт?

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Татар халкының үсеш стратегиясе комиссиясендә галим, этнограф Дамир Исхаков 2020 елга хәтле Русиядә татар халкының үсеш юнәлешләре турында сөйләде.

Татарларны үстерү стратегиясенә килгәндә, Русия кысаларында аның программасын төзү күздә тотыла. Әмма Русия күләмендә федераль программа төзү дәүләт дәрәҗәдә каралырга тиеш. Хәзерге вакытта комиссия аның эчтәлеге белән шөгыльләнә. Чөнки әлеге комиссия дәүләт оешмасы түгел, бары тик иҗтимагый оешма гына. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы бу мәсьәләне Татарстан җитәкчеләре алдында куярга, алар моны хәл итү юлларын эзләргә тиеш дип саный Дамир Исхаков.

“Безнең эшләр әлеге федераль программаның нигезен тәшкил итә. Ә программа конкрет әйбер. Анда финанс мәсьәләләре дә каралырга, төбәкләрдәге хәлләр дә тикшерелергә тиеш. Безгә хәзер төбәкләрдәге хәлләрне анализлап чыгарга кирәк. Бу эшне татар конгрессы эшли ала. Алга таба дәүләт программасы булырга тиеш. Мондый программа немецларда бар инде. Моның өчен Алман һәм Русия хөкүмәтеннән шактый зур акчалар да бүлеп бирелгән. Шул программа нигезендә Русиядә яшәүче алман халкының этномәдәни-социаль үсеше тәэмин ителә. Ул федераль-үзмаксатчан программа дип атала. Ни өчен ул татарда да булмаска тиеш?”, ди галим.

Әлегә кәгазьдә генә калган федераль программаның нигезендә татарларның бөтен яктан үсеше билгеләнгән. Анда халыкның үрчүе, мәдәният, икътисад мәсьәләләре дә каралган. Программа структурасы да эшләнгән икән. Әгәр һәрбер юнәлеш татарның үсешен тәэмин итеп торылса, чыннан да, милли күтәрелеш күзәтелер дип көтелә. Үсешнең бер өлеше дини фактор белән бәйле. Яңадан мәхәлләләрне булдыру теләге дә бар. Татар-мөселман өммәтенә караган аерым документ та эшләнелгән.
Әмма Дамир Исхаков белән килешмәүчеләр дә булды. Ни дигәндә, Мәскәү татар халкының үсеше өчен федераль программа кабул итеп куячагы шик тудыра. Татар халкының үстерү комиссиясе әгъзасы Рашат Сафин:

“Стратегия – ул ерак киләчәккә карый. Әмма әгәр дә синең программаң кемгә дә булса бәйле икән, бу инде стратегия, үсеш була алмый. Безгә милләтнең бәйсез киләчәге турында уйлый башларга вакыт. Татар конгрессының өченче корылтае алдыннан бер төркем язучылар, зыялылар, галимнәр, журналистлар латин имласына күчү мәсьәләсен күтәреп чыктык. Шул уңайдан конгресска мөрәҗәгать иттек. Корылтай моны хуплады. Конгресс рәсми оешмаларга мөрәҗәгать итте. Хакимият әлеге мәсьәләне Русия алдына куйды. Кыскасы, бөтенесе дә эшләнде. Ә нәтиҗәсе булмады. Саный китсәң, юкка эшләгән эшләребез бик күп. Безнең конституциябез, референдумыбыз... Ә нәтиҗәләре юк бит”, диде.

Татарга караш кайчан үзгәрер?

Комиссия әгъзасы Марат Лотфуллин диаспора һәм сибелеп яшәүче татарлар атамасына карата үз фикерләрен җиткерде. Татарның үз җирендә яшәгәнлегенә басым ясады.

Диаспора сүзен саклык белән кулланырга кирәк диде ул. Чыннан да, бәйсез иле булып читтә яшәгән халык кына диаспора булып санала ала.

“Хәзер исә Татарстан татарларның иленә әйләнде. Ә Русиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр диаспора булып санала башлады. Ләкин алар диаспора түгел бит. Мәсәлән, Ульянда яшәүче татарлар диспора булып чыгамы инде. Сибелгән татарлар турында берничә сүз әйтергә кирәк. Кем сипкән аларны? Урыслар татарларны Казаннан күчеп киткәннәр дип сөйли. Алар белән сөйләшсәң “Ваши татары!” дип сөйләнә башлый. Урыслар без татар диаспоросына зур ярдәм күрсәтәбез дип әйткән була. Мин аларга Пермь өлкәсендә 1000 ел яшәгән татар туган җирендә диаспора булгач, 300 ел элек күчеп утырган урыс кем дип сорыйм. Сибелгән сүзе урынына илсез дию дөресрәк булыр. Татар халкын үстерү программасын кабул итсәләр, итмәсәләр дә, без аны Русиягә тәкъдим итеп торырга тиешбез”, диде Лотфуллин.

Башка халыклар алдында Русиянең дә цивилизацияле булып күренәсе килә. Кайчакта безнең илдә дин, милләтара сугышлар беркайчан булмады дип әйтүчеләр бар. Русиянең сәясәте турында әйтеп китик. “Аның киләчәге билгеле: баеса да, бөлсә дә, татарга карашы үзгәрмәячәк”, дип өстәде ул.

2020 елга кадәр Русия яшәрме?

Рашат Сафин
Комиссия әгъзалары арасында татарларның киләчәген Русиядә кысаларында гына күз алдына китерергә кирәк түгеллеген искәртүчеләр дә булды. Русия дәүләтендә якын киләчәктә нинди үзгәрешләр килеп чыгасын әйтеп булмый билгеле.

“Русиядә яшәгәнебезне истә тотарга кирәк. Татарларның Русиядә 2020 елга чаклы үсеше турында сүз барды. Ә нәрсә булачак соң без яшәгән төбәкләрдә? Бүгенге Русия киләчәктә булмаячак бит”, диде Сафин.

Өметсез шайтан диләр

Татар халкының киләчәккә үсеш программасын әзерләгән Дамир Исхаков үзе үк Русиядәге бүгенге вәзгыятьтә әлеге программаны кабул итеп булуына шик белдерде. Мәскәү милли республикалпарга һаман басым ясап тора. Чигенү исә һәрьяклар дәвам итә. Милли төбәк компонентын бетерү дә, правослау дине дәресләрен кертүгә омтылыш та, республика җитәкчесен Мәскәүнең билгеләргә алынуы да шул турыда искәртә. Русиядә мондый вәзгыять хөкем сөргән вакытта Татарстан республикасы “Татарны үстерү программасын булдырырга телибез” дип җиткерсә, Мәскәү тарафыннан ул ничек кабул ителәчәген сөйләп тору кирәк түгелдер.

XS
SM
MD
LG