Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәдә яралыларга ярдам кертмәүдә гаепләнә


Халыкара Кызыл хач комитеты Израиль хәрбиләрен Газзә тирәсендә яралыларга ярдам итмәүдә, Кызыл хач төркемнәрен дә анда кертмәүдә гаепли.

Халыкара Кызыл хач комитеты белдерүенчә, Кызыл хач һәм фәлестиннәрнең Кызыл ярымай оешмалары хезмәткәрләре Зәйтүн касабасында утка тотылган йортларда дистәләрчә мәетләр һәм исән калган 19 кеше, шул исәптән берничә яраланган һәм 4 хәлсезләнгән бала тапкан.

Халыкара Кызыл хач комитеты бомбалаудан соң 4 көн буе безнең төркемнәргә анда керү мөмкинлеге бирелмәде ди.
XS
SM
MD
LG