Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә яңадан көчле дулкын кризисы


Анкарада җитди бер сәяси кризис кабыну ихтималы бар. Әмма бүгенге экономик шартларда Төркиянең кризис күтәрерлек хәле юк.

7 гыйнварда исемен төрек легендасыннан алган "Әргәнәкон" дәгъвасы буенча барган тикшеренү чараларында тагын 40-лап кеше сак астына алынды. Алар арасында: пенсиядәге ике армия генералы, бер генерал лейтенант, бүгенге көндә армиядә хезмәт итүче алты-җиде офицер, элекке югары уку оешмасы җитәкчесе һәм атаклы бер профессорның булуы күпләрне шаккатырды.

"Әргәнәкон" тикшеренүләре нигезендә күз сагы астына алынган һәм мәхкәмә утырышын көткәннәр хөкүмәтне бәреп төшерү максаты белән террор оешмасы булдыруда гәепләнә. Ел ярым вакыт эчендә йөздән артык кеше сак астына алынып, хөкем ителде, икенчеләр мәхкәмә карарын көтә. Кулга алынучы шәхесләр арасында пенсиядәге генераллар, югары уку ректоры, унлап академик, сәясәтчеләр, журналистлар, элекке полиция хезмәткәрләре, адвокатлар, эшкуарлар, башлыча “Куваи милли” оешмасы әгъзалары һәм башкалар бар.

7 гыйнварда Төркия полициясе хөкүмәт түнтәрелеше әзерләү эшен тикшерү барышында тоткарланган 40-лап кешене арасында түбәндәгеләр игътибарга лаек: пенсиядәге армия генералы, милли куркынычсызлык шурасы генераль секретаре Тунҗер Кылынч, лаеклы ялдагы икенче армия генералы Кәмал Яууз, сикез ел тирәсәсе югары уку оешмасы белән җитәкчелек иткән профессор Кәмал Гүрүз, атаклы социалист һәм соңгы елларда телевидениедә тапшырулар ясап даны үскән профессор Ялчын Күчүк.

Боларга өстәлеп элекке Истанбул мэры, унлаган урта мәктәп һәм Йәдитәпә университеты хуҗасы Бәдрәттин Далан да сак астына алынырга тиеш булса да, ул АКШ-та булу сәбәпле моннан котылды. Тик полиция аның эш урынында тентү үткәрде һәм кече улын сак астына алды.

Бүгенгә кадәр сак астына алынганнарның кайберсенең өйләрендә кораллар да табылды. Сак астына алынганнар һәм хөкемгә тартылганнарның барсы да "Әргәнәкон" террор оешмасында әгъза булуда гәепләнсә дә, аларның кайберләре үзләре белән бергә гәепләгән кешеләрне танымауларын әйтә.

Гомумән алганда, бәлки гәепләнүчеләрнең уртак ягы һәммәсенең дә АК партия хакимиятенә каршы булуларыдыр. Шул сәбәпле, бу процесс юридикмы, яисә сәясиме дигән шик туа.

Әйтергә кирәк, сакка алынганнарның барсы да диярлек Төркиядә танылган кешеләр булуы игътибарны җәлеп итә. 7 гыйнварда Төркиянең элекке баш прокуроры Сабиһ Канадоглуның өен тентүе, юстиция органнарының үз хезмәткәрләренә дә басым ясый дигән шик тудыра.

Соңгы сак астына алулар җитди тынгысызлык хасил итте. Генералштабта шул ук көнне барлык югары дәрәҗәге хәрбиләр кинәт җыелып, алты сәгать ябык ишекләр артында сөйләште. Шуннан соң, һәр атна саен генералштабның матбугат хезмәткәрләре белән була торган очрашуның үткәрелмәячәге игълан ителде.

8 гыйнварда исә генералштаб башлыгы армия генералы Илкәр Башбуг кинәт премьер Рәҗәп Тайип Әрдоган белән очрашты. Шул арада исә эчке эшләр министры Бәшир Аталай президент Гүл янына чыкты. Бер үк вакытта оппозициядәге Җөмһүрият Халык Партиясе (ҖХП) лидеры Байкал, АК партияне “үч алу операциясе оештыруда” гәепләде. Моңа исә АК партия сүзчесе: “ҖХП-се “Әргәнәкон” вирусына сабышуданмы тынычсызлана” дип җавап кайтарды. Күп тә үтмәде ҖХП АК партияне фашизмга баруда гәепләгән белдерү ясады.

Болар барсы да Анкарада җитди бер сәяси кризис кабыну ихтималына ишарә итә. Ә Төркиянең бүгенге экономик шартларда кризис күтәрерлек хәле юк.
XS
SM
MD
LG