Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будановка каршы эшләгән адвокат үтерелде


Мәскәүдә чечен кызы Эльза Кунгаеваның гаиләсе мәнфәгатьләрен яклап Юрий Будановка каршы эшләгән адвокат Станислав Маркелов үтерелде.

Прокуратураның тикшерү комитеты вәкиле белдерүенчә, аны шәһәр үзәгендә, Мәскәү Кирмәне янында атып үтергәннәр.

Маркелов белән бергә булган "Новая Газета" хәбәрчесе Анастасия Бабурова каты яраланып хастаханәгә салынган иде, соңрак аның да аңына килми үлүе мәгълүм булды.

Эльза Кунгаеваны Русия армиясенең элекке полковнигы Юрий Буданов үтергән иде. Буданов 2003 елда 10 елга төрмәгә ябылды. Күптән түгел ул вакытыннан элек иреккә чыгарылды.
Маркелов мәете

Дүшәмбе Маркелов Будановны азат итү карарын гамәлдән чыгару турында мөрәҗәгатен карау Димитровград мәхкамәсе тарафыннан кире кагылганнан соң шикаять язган булган.

Хокук яклаучылар хөкем итә

Маркеловның үтерелүе хокук яклаучыларны да тетрәндерде.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева бу вакыйга илгә хурлык диде.
Светлана Ганнушкина

Күренекле хокук яклаучы Светлана Ганнушкина Азатлык радиосына бу үтерүне адвокатның һөнәри эшчәнлеге белән бәйләп каравын белдерде.

Маркелов Кунгаевлар мәнфәгатьләрен яклаудан тыш Чечня белән бәйле тагын берничә эшне алып бара иде.

Маркеловка янаулар булган

Эльза Кунгаеваның атасы Виса Кунгаев әйтүенчә, узган атнада Маркелов аңа үзенә янаулар булуы турында әйткән булган.

Ул Азатлык радиосына "Без бар гаиләбез белән шок хәлендә. Хәтта ни әйтергә дә белмибез. Минем адвокатымны, һичшиксез, Буданов һәм аның кешеләре үтергән. Бу профессинал миңа бик тә кызганыч. Мәскәүдә көпә көндез, сәгать икедә кешене үтереп качалар. Бу Буданов һәм аның кешеләре. Ул миңа үзенә карата янаулар булуын әйткән иде. Атнакич Буданов эшен ташламасаң сине үтерәбез дип әйткән булганнар. Үтерүче төрмәдән чыгу белән ул профессионалны юк та иттеләр," - диде.
XS
SM
MD
LG