Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь галимнәр президент белән очрашты


Рәмзия Барсукова Татарстан президенты белән
Рәмзия Барсукова Татарстан президенты белән

Рәмзия Барсукованың себер татарлары теленә багышланган хезмәте бүләккә ия булды. Ул талантлы яшь галимнәр белән бергә Татарстан президенты белән очрашты.

“Үзем себер диалектларын өйрәнгән кеше буларак, себер диалектларын татар теленнән аерып алырга ярамый. Аның фонетикасын, морфологиясен, лексикасын өйрәндем. Нигезендә булган төп сүзләр алар гомум татар сөйләшләре белән бер. Себер диалектларын аерым тел дип карамыйбыз, ә себер татар диалектлары дип карыйбыз”, ди Тобол дәүләт педагогия институтын тәмамлап менә 12 ел инде Казанда эшләүче яшь галимә.

Билгеле булганча, себер татарлары телен аерым бер тел дип танучылар да юк түгел. Бу хакта сүз бигрәк тә җан исәбе алган вакытта куера төшә. Узган санау вакытында 9 меңләп себер татары аерым теркәлгән иде. Рәмзия Барсукова фикеренчә, аерым санау төбәкләрдәге татарларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен киләчәктә бер сәяси алым булып та хезмәт итергә мөмкин. Әмма нинди генә үзенчәлекле татар булмасын алар барсы да Русиядәге гомум татарлар санына кушылып, җан исәбе нәтиҗәләрендә бергә дә күрсәтелергә тиеш, ди ул.

Рәмзия Барсукова
Рәмзия Барсукова бүген себер татарлары теленең сүз байлыгын өйрәнә. Аны бигрәк тә себер татарлары хисләрен белдергәндә нинди сүзләр куллануы кызыксындыра.

“Татар теленең бу өлкәсе гомумән өйрәнелмәгән булып чыкты. Татар телендә эмоциональ лексикага багышланган зур хезмәтләр юк. Кечкенә-кечкенә генә мәкаләләр бар”, ди Рәмзия Барсукова. Шуңа күрә, хисне белдергән сүзләр Идел буенда күбрәк кулланылганмы, әллә Урал тауларының көнчыгыш ягындамы икәнлеген ул әлегә ачыкламаган.

Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләүче Рәмзия Барсукованың “Себер татарлары Тобол-Иртыш диалектының Саз ягы сөйләше” дип аталаган хезмәте 2008 ел нәтиҗәләре буенча махсус бүләккә ия булды.

Барсукова шул уңайдан Татарстан президенты белән булган очрашуда да катнашты. Бу очрашуга яшь галимнәр, республиканың махсус стипендиясен алып укучы аспирант һәм студентлар, төрле грантларларга ия булганнар килгән иде.

2008 ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 85 кеше: 20 аспирант, 45 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище курсанты, 20 башлангыч һөнәри белем бирү һәм махсус урта уку йорты студенты Татарстанның дәүләт стипендияләренә лаек булган. 32 фәнни проектка хөкүмәт грантлары тапшырылган.

Миңтимер Шәймиев бу очрашу вакытында талантлы студентлар һәм яшь галимнәргә алга таба да ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте. Мондый юнәлешнең тагын да киңәйтеләчәген әйтеп узды.

Очрашуда дөньядагы кризис турында да сүз булды. Татарстан президенты белдерүенчә, хөкүмәт финанс кризисы социаль кризиска әйләнмәсен өчен бөтен көчен куя.

Казан дәүләт техник университетның Чистайдагы бүлегендә 5 курста укучы Суфия Сафина фикеренчә, кризис үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.

Мөмкинлек дигәннән, Татарстан президенты сүзләренчә, 2013 елда Казанда булачак Универсиада студентларга үзләрен белдерү өчен зур мөмкинлек бирәчәк.

Очрашуда ул югары уку йортлары ректорлары белән талантлы студентларга ярдәм күрсәтү чаралары хакында да фикер алышты. “Без яхшы белемле укытучылар, шул исәптән чит телләр буенча да, җитәрлек булсын өчен шартлар тудырачакбыз”, диде Шәймиев.

XS
SM
MD
LG