Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмән президенты Үзбәкстанга килде


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов сәүдә һәм иминлек турында сөйләшер өчен Үзбәкстанга килде. Төркмәнстанда хакимияттә Сапарморат Ниязов булган чакта ике ил арасында мөнәсәбәтләр киеренке булды. Президентлыкка 2007 елда Бирдемөхәммәдов килгәч аралар җайлана башлады.

Президент Ислам Кәримов белән рәсми сөйләшүләр чәршәмбегә билгеләнгән. Моннан тыш Бирдемөхәммәдов мәдәни фестивальдә һәм Ташкентта яңа илчелекне ачуда катнашачак. Бу Бирдемөхәммәдовның Үзбәкстанга икенче тапкыр килүе.
XS
SM
MD
LG