Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларга җир кирәк


Луиза Садыйкова
Луиза Садыйкова

БДБ илләреннән Татарстанга күченеп кайтырга мәҗбүр булучы, качаклар Биектау районында үзләре өчен махсус төзелгән Инеш авылында җир таләп итә.

Дүшәмбе көнне “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә “Безнең гәҗит” газетасын күтәреп Луиза Садыйкова килеп керде. “Азатлык” радиосының Инеш авылына багышланган “Инеш ярлары томанлы” язмасы узган елның 1 декабрендә “Безнең гәҗит”тә басылган иде әле. Җирсез качаклар, күченеп кайтучылар арасында әлеге язма зур кызыксыну уяткан.

Луиза Садыйкова Үзбәкстаннан Татарстанга 2002 елда күченеп кайта. Ата-баба җиренә кайтып төпләнгәнче үк, аңа Инеш авылында җир бүлеп бирелә. Әмма ике күзенә дә операция ясатырга туры килә. Луиза Садыйкова дәвалану чыгымнарын каплар өчен юк бәягә генә җир кишәрлеген сатып та җибәрә.

Вакыф качакларга ярдәм итә алмый

Луиза Садыйкова сүзләренчә, аның улы да, кияве дә җир алырга тиеш кешеләр исемлегендә бар икән. Әмма җир бирмиләр, ди ул. Кызы белән кияве Казанда рәт чыкмагач, Ютазы районының Урыссу авылына күченеп киткән. Ә малае һәм килене, аларның ике балалары Луиза Садыйкова белән өч бүлмәле коммуналь фатирның 12 квадрат метрлы бер бүлмәсендә яши икән. Калган ике бүлмәдә башка чит кешеләр көн күрә. Әлеге бүлмәне Луиза Садыйкова Үзбәкстанда сатып кайткан фатир акчасына ала. Төрлебез-төрле якка таралышып беттек шул, ди мөһаҗир татар хатыны.


“Мин Юныс Камалетдиновка берничә тапкыр ярдәм сорап бардым. Әмма ул, минем хәзер сүзем үтми, дип белдерде. Әгәр дә безгә Инештә җир бирсәләр, бөтен гаиләбез белән бергәләшеп яшәр идек”, ди Луиза Садыйкова.

Авыл җирлеге күчеп кайтучылар белән кызыксынамы?

Күчеп кайтучылар, качаклар төпләнгән Инеш авылы Пирмәки җирлегенә карый. Луиза Садыйкова үзе кебек җир ала алмыйча йөрүче Ташкенттан кайткан Римма Котлыбаева белән бергәләп Пирмяки җирлеге рәисе Вазыйх Баһаутдинов янына берничә тапкыр барган.

“Әмма ул безне тыңлап та тормады, машинасы белән выжылдап узып китте. Шуннан соң, сезгә бер нәрсә дә бирмим, сез җирне күтәрә алмыйсыз, диде. Нишләп мин җирне күтәрә алмаска тиеш? Минем балаларым, оныкларым бар бит”, ди Луиза Садыйкова.

Пирмәки җирлеге рәисе Вазыйх Баһаутдинов сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте җирләрне киңәйтү турында карар кабул итәргә тиеш. Июнь айларында өстәмә тагын 8 гектар җир бүләбез, ди ул. Ә менә Луиза Садыйкова турында болай диде.

“Минем янга андый кеше килгәне юк. Җирләр июнь айларында бирелергә тиеш”, ди авыл җирлеге рәисе.

Качакларга, күченеп кайтырга мәҗбүр булучыларга дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Луиза Садыйкова сүзләренчә, Миграция хезмәте аңарга күченеп кайтырга мәҗбүр булучы таныклыгы бирми икән.

Кайтучыларның Инеш авылы

“Ел саен акчалар, грандлар бирелә. Безгә алар тиеш түгел микәнни?! Без шул квоталардан кулланырга тиеш. Безнең шикелле кешеләргә дә бирмәгәч, кемгә бирсеннәр аны”, ди Луиза Садыйкова.

Татарлар – Казанга, урыслар – Рязанга!

Луиза Садыйкова 1941 елда Кайбыч районы Чирмешән авылында туа. Гомерен Үзбәкстан җирләрендә үткәрә. Үзбәк кешесенә кияүгә чыга, ике балалары дөньяга килә. Әмма үзгәртеп кору еллары башланып, милли үзаң күтәрелә башлагач, Луиза Садыйкованың татар булуы үзбәк иренә ошамый башлый. Шулай итеп, Мөһаҗир ханым улы, килене, кызы, кияве һәм дүрт оныгы белән – барлыгы 9 кеше Татарстанга кайтып егыла.

“Ул вакытта җирне бөтен кешегә дә бирә иделәр. Качаклар һәм күчеп кайтучылар вакыфының җитәкчесе Юныс Камалетдинов, татарлар кайтыгыз, диде. Ачыктан-ачык кумасалар да, “Татарлар – Казанга, урыслар Рязанга!” дип әйтеп калдылар”, диде Луиза Садыйкова.

Инеш авылы моннан 15 ел элек чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез тарихи ватаннарына кайта башлагач барлыкка килә. Бигрәк тә, Советлар Берлеге таркалгач, Урта Азия якларыннан күп кенә татарлар Татарстанга әйләнеп кайтты. Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка союздаш республикалардан кайткан милләттәшләребезнең бер төркеменә Биектау районында җир бүлеп бирелә.

XS
SM
MD
LG