Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долларга алмаш эзлиләр


Доллар урынына башка резерв валютаны булдыру тәкъдимен Русия гына түгел, хәзер инде Кытай да яклый. БМО белгечләре дә реформа үткәрергә чакыра.

Сишәмбе көнне Русия фондлар базарларында иң абруйлы кыйммәтле кәгазьләрнең бәясе кискен төште. Дөньядагы базарларда хәлләр яхшырак. Аларда индекслар үсеп барды. Русия финанс министры Алексей Кудрин исә, бу озакка түгел, диде. Икътисади үсеш министрлыгы утырышында чыгыш ясаганда ул, алга таба дөнья базарларында хәлләрнең начараюы, төшенкелекнең дәвам итүе көтелә, дип белдерде.

“Кризис куркынычы кала бирә, бүгенге көндә АКШ хакимиятләренең икътисадны тотрыкландыру планының ни дәрәҗәдә эшли алуын аңлау кирәк”, диде Кудрин.

АКШта икътисади кризис аркасында хәлләр авыр булса да, АКШ долларының кыйммәте соңгы вакытта артып барды. Доллар еврога да, рубльгә каршы да үсеп барды. Чөнки ул резерв валюта буларак кулланылды. Дөньяда бу акча байлыкны вакытлыча саклау инструменты буларак кабул ителгән.

Доллар урынына SDR?

Соңгы вакытта, торган саен күбрәк, доллар урынына башка валютаны резерв акча итеп кулланырга кирәк, дигән чакырулар яңгырый.

Русия вәкилләре, доллар урынына башка бер берәмлекне куллану турындагы сөйләшүләр дөнья җитәкчеләренең G-20 саммитыннан соң башланып китәр, дип өметләнә.

Русия Халыкара валюта фонды куллана торган SDRны (махсус бурыч алу хокуклары) яңа резерв валюта итеп кулланырга тәкъдим итә.
Бу хакта Русиянең “Вести” каналы хәбәр итте.

Кытай да, долларны SDR белән алмаштыру карарын яклый. Кытайның үзәк банкы башлыгы Жоу Шиаочуан, дүшәмбе көнне доллар урынына башка резерв валюта кирәк, дип белдерде.

Үзәк банк тараткан белдерүдә Шиаочуан: "Кыркынычлы һәм тотрыксыз заманда дөньяга суреп бәйсез резерв валюта кирәк", дип әйтә.

Ул доллар турында бер сүз дә әйтми. Әмма моңа кадәр Кытай премьер-министры Ван Джибао илнең АКШтагы инвестицияләре язмышы турында борчылу белдергән иде. Кытай АКШка бер миллиард долларлык инвестиция керткән булган.

SDR доллар, евро һәм башка валюталар кәрзиненнән чыгып исәпләнә. Аны Халыкара валюта фонды үз хисаплары өчен куллана.

SDR урынына яңа акча кирәкме?


Русия һәм Кытайдан гына түгел, Берләшкән милләтләр оешмасы ягыннан да монитар системаны реформалау турында сүзләр ишетелә. Әмма БМОның белгечләренең фикере бераз аерыла. Алар дөнья акча системасыннан долларны чыгарырга тәкъдим итсә дә, аның урынына бөтенләй яңа резер валютаны булдырырга киңәш итә.

Белгечләрнең берсе Авинаш Персауд, Reuter агентлыгына биргән әңгәмәдә, яңа резер валютаның өстенлекле якларын санап чыгарды.

“Дөньяның бер өлеше акчаны яхшырак сакларга теләгәндә, аны бер җирдә генә тупламас иде, дөнья буйлап сибер иде. Бу акчаларны саклаган кешеләргә файдалы, чөнки аларның байлыклары төрле инструментларга кертелгән, акчалары әйләнештә булган кешеләр өчен дә бу файдалы”, ди ул.

Белгечләр фикеренчә, бу яңа резер валютаны булдыру кампаниясе көчәйгән очракта, дөнья илләре бик катлаулы техник килештерү һәм сәяси киртәләргә очрарга мөмкин. Бу долларга да тискәре тәэсир ясар, дип фаразлана.

Нинди акчаны сайлау турында фикерләр аерылса да, сәясәтчеләр дә, икътисад белгечләре дә, бер нәрсәдә килешә: яңа резер валютага күчү булган очракта да, бу бик күп вакыт алачак.
XS
SM
MD
LG