Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зюганов: тарих җиле безнең якка исә


Бүген Мәскәүдә Коммунистлар фиркасенең зур җыены үтте. Анда чыгыш ясаган фирка башлыгы Геннадий Зюганов, коммунистларны каршылык чараларының алгы сафына басырга чакырды.

"Тарих җиле сул көчләр ягына таба исә, бу һичшиксез", диде ул коммунистлар пленумында.

Ул, финанс-кризис шартларында фирканең ничек хәрәкәтен итүен чагылдырган махсус планы булырга тиеш, диде.

Зюганов, коммунистларның элекке еллардагы кебек төп таянычы – хезмәт ияләре һәм крестьяннар булырга тиеш, диде. Шул ук вакытта ул, фирка тарафдарларын яңа оппозиция көчләренә мөнәсәбәтләрен төгәенләргә чакырды.

Зюганов 4нче апрель көнне, 1нче һәм 9нче май көннәрендә илкүләм протест чараларының үткәрелүен дә хәбәр итте. Һәм аларда бар кешеләрне катнашырга чакырды.

Ул фирканең тәэсирлеген төрлечә арттырырга, гадәти таныту чаралары белән бергә, интернет һәм смс-хәбәрләрне дә кулланырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG