Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү бәйрәме Сембердә үзенчәлекле үтте


Гадәттә, халык, Ленин мәйданында җыелып, төрле сугышлар корбаннарына багышланган Хәтер баганасы – Обелиск янына бара иде. Быел – киресенчә: шул һәйкәл янында җыелып, Ленин мәйданына килделәр.

Шунда ук төп чаралар да оештырылды. Ә үзәк урамнарда урнаштырылган динамиклар чараларда катнашмаган гади халыкны да бәйрәм рухы, аның эчтәлеге белән таныштырып торды.

Мәйдан эченә бары тик ветераннар, түрәләр һәм журналистлар гына кертелде. Ә җыелган бихисап халык мәйданны урап алган тимер киртәләр артыннан гына тамаша кылды. Милиция хезмәткәрләре ифрат та олуг уяулык белән киртә тоттылар.

Мәйданга УАЗиклар - җиңүгә төп өлеш керткән фронтлар штандартлары белән килеп керделәр. Дүртәр Украин, Белорус һәм Балтыйк буе фронтлары, Карелия фронты… Һәр фронтның җиңүгә керткән өлеше турында мәгълүмәтләр яңгырашы астында.

“Карелия фронты гаскәрләре Крелияне азат иттеләр, Норвегия һәм Финляндия белән чикләребезне билгеләделәр”, диелде микрофоннан.

Башта җирле гарнизон гаскәриләре парады булды. Гарнизон дигәне – 31-һава-десант бригадасы, Богдан Хмельницкий исемендәге Тыл һәм Транспорт училищесы белән Элемтә гаскәрләренең уку үзәге курсантлары, шулай ук Суворов училищесы укучалары.
Парадтан соң өлкә башлыгы Сергей Морозов та чыгыш ясады.

“Сугышлар безнең өлкә җирләрендә, шөкер, булмады. Ләкин ул да бөек җиңүгә үз өлешен кертте. Икенче дөнья сугышына бездән 250 кеше китте, шуларның яртысыннан артыгы кире кайта алмады”, диде ул.

Сергей Иванович шулай ук фашистик карашларның янә калкып чыгуына да борчылу белдерде.

Митингтан соң 31-нче Һава-десант бригадасы хәрбиләре кул сугышы ягыннан үз осталыкларын күрсәтте. Оста сугышалар – сокланырлык та. Хәер, мондый сугыш элементлары белән телевизорның да таныштырганы бар инде, югыйсә. Чечнядагы сугышка багышланган тапшырулар аркасында.

Барча чараларның да төп максаты – халыкны хәрби уңышлар белән рухландыру һәм патриотик тәрбия, дип кабул итәргә була. Ләкин ул гына түгел кебек: мондый чаралар агрессив рух һәм бөеклек чирен дәртләндерүгә дә хезмәт итәдер кебек.
XS
SM
MD
LG