Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар думасы Русия көнен үзгәртергә тәкъдим итә


Самар думасы депутатлары Русия президенты Дмитрий Медведевка 12 июнь Русия көнен бәйрәмен бетерүне сорап мөрәҗәгать итәргә җыена.

Депутатлар "җиңүнең 65 еллыгы якынлашканда халыкның каһарманлыгына ихтирам йөзеннән илнең иң зур дәүләт бәйрәмен 9 майга күчерүне" сорый.

Депутат Михаил Матвеев "9 май - Русия халкын берләштерүче иң мөһим бәйрәм," диде.

Бу тәкъдимне дума 23 июнь үтәчәк утырышта карыячак.
XS
SM
MD
LG